Хөрмәтле укытучылар!
Хәбәрләр

Хөрмәтле укытучылар!

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:

— Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмебез — Укытучылар көне белән иң җылы һәм чын күңелдән булган котлаулар кабул итегез!
Укытучылар көне — илебездә иң якты һәм тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Үсеп килүче яшь буынның тормышы һәм язмышы, Россиянең киләчәге сезнең кулларда. Хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Үз гомерләренең иң яхшы елларын мәгариф системасына багышлаган һәм лаеклы ялда булган педагогларыбызга да иң изге теләкләремне җиткерәм.
Үз һөнәрләренә тирән тугрылык үрнәге күрсәткән, яшь укытучылар өчен өлге булып хезмәт итүләрен дәвам иткән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләремне юллыйм. Балаларга биргән җан җылыгыз сезгә сәламәтлек, бәхет һәм районыбызны яңа казанышларга ирештерү өчен энергия булып әйләнеп кайтсын.
Бу бәйрәм көне сезгә шатлыклы хис-кичерешләр, хезмәттәшләрегез һәм укучыларыгыздан җылы котлаулар һәм теләкләр китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, эшегездә уңышлар һәм тормыш иминлеге телибез!


Нет комментариев