Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулу уңаеннан Чүтидә әдәби-музыкаль кичә
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән бер чорда әдәбиятка килгән язучы Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулу уңаеннан 18 майда әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Язучы туып-үскән Чүти авылының мәдәният йортында узачак бу тантанада Татарстан Язучылар берлеге, күрше Чувашия Республикасыннан язучылар, әдәбият әһелләре катнашачак. Анда Зариф Бәширинең Башкортстан башкаласы Уфада яшәүче оныгы, рәссам Энрике Бәшири дә кайта. Әлеге тантана иртәнге сәгать тугызда башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев