Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Җәй айларында юл һәлакәтләре саны арта

Сак булыгыз!

Мәгълүмат чараларында республикабыз юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы турында әледән-әле хәбәр итеп торалар. Фаҗига урыныннан төшерелгән сюжетларны карагач, юлда һәлак булганнарны күреп, йөрәк өзгәләнә. Уйламаган җирдән күпме кешенең гомере өзелә, әле яшәргә дә өлгермәгән балалар, яшүсмерләр үлә, күпме кеше гарип, гаиләләр ятим кала. Гомеркәйләр бер генә бирелүен онытмасагыз иде, техника белән идарә итүчеләр.

-Язгы-җәйге чор — юл-транспорт һәлакәтләре кискенләшкән вакыт. Юлларда машиналар саны арта. Каникулларны көтеп алган үсмерләр велосипедта, скутерда, самокатларда җилдерә. Бүгенге көндә мототранспорт иң куркыныч транспорт рәтенә керә, -диде ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов. — Агымдагы елның биш аенда районда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларның икесе дә балигъ булмаган балалар катнашында булды. Матди зыян китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 48 очрагы теркәлде. Узган елның шул ук чорында бу сан 63 иде.

Илфат Әхмәтов әйтеп узганча, юл һәлакәтенә китергән төп сәбәпләр- тизлекне арттыру, рөхсәт ителмәгән урыннарда каршы полосага чыгу, транспорт белән исереек хәлдә идарә итү, кыскасы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев