Иске Тәрбиттә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча даими эш алып барыла
Юл хәрәкәте темасына багышланган чаралар һәрвакыт актуаль.
Әлеге ихтыяҗны тормыш үзе дә таләп итә. Урамнар һәм юллар балалар өчен куркынычсыз булсын өчен, нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен өйрәтү, төрле чаралар үткәрү кирәк.
Бу юнәлештә безнең балалар бакчасында да даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү күнегүләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла.
Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яшьтән алган белем һәм күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз.
Уртанчылар төркемендә балалар урам, светофор сигналлары белән таныша, җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыра, юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшенә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә пространствода ориентлашуны өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү әйләнә-тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә ярата. Шөгыль вакытында алган белемнәрне ныгыту максатыннан, хәрәкәтле уеннар, максатчан йөреп кайтулар оештырыла.
Декабрь аенда безнең мәктәптә «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара узды. Анда мәктәптә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч класс укучылары катнашты. Тәрбияче Люция Петухова «Юл кагыйдәләрен яхшы бел!» дигән темага викторина үткәрде.
Чарада балалар хәрәкәтле уеннар аша юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтте, юл йөрү билгеләре, транспорт төрләре, җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча төпле белем-күнекмәләр алды. Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.
Хөрмәтле әти-әниләр! Урамнарның һәм юлларның бик җитди законы бар. Бала аларны сезнең үрнәктә өйрәнә. Юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Юллардагы хәвеф-хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә юлларда гомере өзелмәсен! Һәрчак уяу булыйк!
Люция Петухова,
Иске Тәрбит мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев