Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Боз саклык таләп итә

Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү еш кына кешеләр үлеменә сәбәпче була.

Кагыйдә буларак, елга-күл­ләрдә боз бертигез катмый: башта яр буйларында, сай, ышык урыннарда, иң соңыннан уртада ката. Бер кеше өчен 7 сантиметр калынлыктагы боз куркынычсыз санала. Шугалак ясар өчен бозның 12 сантиметр, боз аша җәяү чыкканда - 15, автомобиль белән үтү өчен кимендә 30 сантиметр булуы кирәк. Күпер асларында, агым көчле булган, камыш, су үлән­нәре үскән урыннарда боз катламы юка була. 2-3 градус кына җылылыктагы суда 10-15 минут торган кешегә үлем яный, ә температура 2 градус салкын булса, кеше 5-8 минуттан үләргә мөмкин. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен боз өс­тенә тәүлекнең караңгы вакытында, күз күреме начар булганда һич тә ке­рергә ярамый. Елга аша чыкканда үзегез белгән урыннан чыгыгыз. Бозның калынлыгын аяк бе­лән тибеп карамагыз. Әгәр боз нәзек булып, сы­гыла икән, тиз генә үзегенең эздән аякны шудырып кына, авырлыкны киң­рәк мәйданга бүлү өчен, аякны җилкә киңлегендә җәеп ярга чыгыгыз. Сулыкларда күзәтелүче иң еш кабатлана торган бәхетсезлек очрагы - кешенең сәрхүш хәлдә булуы. Салмыш кешегә диң­гез тубыктан булып күренсә дә, гадәттән тыш хәлләр вакытында көчсез калалар.

Аяк астыгызда боз ватылса, бәргәләнмә­гез, нәзек бозга бар авырлыгыгыз бе­лән ятмагыз. Боз астына китмәс өчен кулларыгызны киң итеп җәегез, тер­сәкләрегез белән бозга таяныгыз һәм гәүдәгезне горизонталь хәлгә китергәч, аягыгызны боз өстенә куегыз, гәүдәне борып, икенче аякны судан чыгарырга тырышыгыз, соңыннан ярдәм чакырыгыз. Зыян күргән кешегә ярдәм күрсәткәндә аны җылытыгыз, тәнен яхшылап төрегез, әмма уарга кирәкми. Тәнне уганда, үзәк нерв системасына тискәре йогынты ясый. Суга баткан кеше артык суыну нәтиҗәсендә үләр­гә мөмкин, чөнки орга­низм­га тән бүлеп чыгарган җы­лы гына җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз Кагыйдә