Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Фаҗигаләрне булдырмау җаен табарга кирәк

Кичә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе чираттан тыш киңәшмәгә җыелды.

Киңәйтелгән утырышта муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлекләре башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары да катнашты. Ике көн элек Куш-Күл авылында ике нарасый - Артем белән Ангелинаның үлеменә китергән фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Район башлыгы тиешле дәрәҗәдә профилактик эш алып барылмавын, сабыйларның күзәтүчесез калуын, ата-аналар белән саклык турында аңлату эшләре үткәрелмәвен кискен тәнкыйтьләде.

- Фаҗигане булдырмау чараларын күрергә кайчан өйрәнербез икән? Мондый хәлләр кабатланмасын өчен бүгеннән үк һәр авыл җирлегендә йорт саен йөреп, өлкәннәр күзәтүеннән читтә калган яки җәйге чорда авылга кунакка кайткан балаларның исәбен алырга, вакытында мәгълүмат алышуны тәэмин итәргә кирәк, сулыклар, елга-күлләр тәүлек әйләнәсе контрольдә тотылырга тиеш, - диде ул. - Каникулда ындыр табакларында эшләүче мәктәп укучылары белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча кабат инструктаж үткәрегез. Алар эш көне дәвамында күзәтү астында булсын, эшләүче укучылар өчен җавапны сыйныф җитәкчеләре дә тотачак. Уку елы әле башланмаса да, алар - безнеке, җавапны да безгә бирәсе.

28 июльдә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча укулар уздырыла, халыкка хәбәр итү системасының әзерлеге тикшерелә. Укуларда авыл җирлекләре старосталары да катнаша, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта халыкны мобилизацияләү планы эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гадәттән тыш хәлләр