Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Федоровское мәктәбендә гадәти булмаган дәрес узды

Балалар шуклыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар, кызганычка каршы, еш күзәтелә. Аларның үлеменә китергән фаҗигалар да аз түгел.

Барлык балаларга да дия­р­­лек­ ут, ялкын кызыклы булып тоела. Алар, хәвеф-хәтәр килеп чыгарга мөмкин булуын уйламыйча, шырпыга үрелә. Өч яшьтән алып биш яшькә кадәрге сабыйлар уйнаган чагында олыларны кабатларга ярата. Өйдә үзләре генә калганда, аларда мөстәкыйль булу теләге тагын да арта. 
Бала ялгызы гына булган чагында шырпы белән уйнамас, кайчандыр урманда күргәнчә, кәгазь яндырып, учак ягарга уйламас дип, үз-үзеңә ышанырга ярамый. 
Сабыйларны караучысыз калдыру куркыныч. Аеруча өйдә яисә фатирда бикләп калдырганда.Шырпы белән уйнарга, учак ягарга, олылардан башка электр приборларын кабызырга ярамаганлыгын беренче чиратта әти-әниләр һәм гаиләдәге олырак балалар аңлатырга тиеш. 
Федоровское мәктәбендә узган «Янгын куркынычсызлыгы» дәресендә дә сүз әнә шул хакта барды. Аны Апастагы янгынга каршы хезмәтнең Федоровскоедагы аерым янгын сүндерү посты хезмәткәрләре үткәрде. Бу көнне укучыларга ут-күз чыкканда үз-үзеңне тоту, беренчел янгын сүндерү чараларыннан файдалану кагыйдәләре турында аңлаттык.Әлеге темага күрсәтелгән  мульт­фильмнарны да яратып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев