Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2023 елның 25 декабреннән янгынга каршы махсус режим кертелә.

Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре, кышкы каникуллар чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен кертелә. Бу хакта янгын сүндерү часте хәбәр итә.

Махсус режим вакытында чикләүләр кертелә. Кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык карала. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта, бенгаль утларыннан, шартлаткычлардан тыш, 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Мондый пиротехниканы сәнәгать объектларыннан 500-метрда һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан, хосусый йорт һәм күп фатирлы торак йортлардан 30 метрдан якынрак файдалану тыелачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 3 нче класска ракеталар, фестиваль шарлары һәм салют батареялары кебек пиротехник эшләнмәләр керә. Моннан тыш, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта штрафлар 2 тапкырга арта.

РФ Административ хокук тәртибе кодексының 20.4 маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда куллану гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазыйфаи затлага 30 меңнән 60 мең сумга, оешмалар һәм юридик затлар өчен штраф 400- 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев