Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Игеннәрне янгыннардан саклыйк

Урып-җыю чорында янгыннарга юл куелмасын өчен аерым кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Урман массивлары, дала полосасы янындагы, автомобиль юллары һәм тимер юллар буендагы басу җирләрен кимендә дүрт метр киңлектәге полоса белән сөрү буенча чаралар күрү мөһим. Бөртекле ашлыкларны урып-җыю алдыннан икмәк массивларын 50 гектардан артыграк булмаган кишәрлекләргә бүлүне тәэмин итәргә, кишәрлекләр арасыннан кимендә 8 метр киңлектә пакуслар ясарга, пакуслардагы чабылган икмәкне тиз арада җыеп алырга, пакуслар уртасыннан кимендә 4 метр киңлектә сөреп чыгарга киңәш ителә. Уңыш урып-җыю чорында янгын чыккан очракта яна торган зонаны сөрү өчен 25 гектардан артыграк мәйданлы урып-җыела торган икмәк массивларына бик якын булган урында сабанлы тракторлар белән кизү торуны оештыру зарур. Кырларда камыл ягу, учак кабызу рөхсәт ителми. Урып-җыю вакытында ашлык сакланучы урыннарда янгыннарны сүндерү һәм янгын сүндерү өчен җайлаштырылган башка техника белән җиһазландырылган ирекле янгын сүндерү формированиеләрен оештыру - мәҗбүри таләпләрнең берсе.

Кырларда эшләүче агрегатлар һәм машиналарны төзек хәлдәге очкын сүн­дер­гечләр белән җиһазларга кирәк. Комбайн­нар һәм терлек азыгы җыю машиналарының электрүткәргечләренең ныклыгын, аларга механик зыян килмәвен даими тикшереп тору мөһим. Бу төр техникада беренчел янгын сүндерү чаралары (барлык төр комбайбайннар һәм тракторларда - ике утсүндергеч, ике көрәк, ике себерке) булырга тиеш.

Игеннәрне урып-җыю чорында машиналарга ягулыкны төнлә кыр шартларында салырга ярамый. Ашлык складлары, иген киптерү агрегатларының файдалануга яраклы икәнлеген тикшерергә кирәк. Салам, печән эскертләрен һава линияләренә 15 метр, юлдан - 20 метр, бина һәм корылмалардан 50 метр якынлыкта урнаштырырга ярамый. Шулай ук ашлык белән бергә башка төрле материаллар, җиһазлар сакларга, сертификация узмаган ягулык куллану тыела. Ашлык кабул итү пунктлары, ашлык саклау һәм эш­кәртү урыннары, машина-трактор парклары, ягулык-майлау складларында икешәр утсүндергеч, өчәр багор, икешәр көрәк, икешәр балта, ике­шәр чиләк, су һәм ком тутырылган савытлар булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игеннәрне янгыннардан саклыйк