Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

“Игътибар: балалар!” чарасы: алда– 2023-2024 уку елы

Быел Татарстан юлларында 7 айда 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Татарстанда, шулай ук районыбыз территориясендә 21 августтан «Игътибар — балалар!» профилактик чарасы башланды. Чара 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь аенда арта. Быел исә Татарстан юлларында 7 айда 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган, 271е төрле җәрәхәтләр алган. Үлүчеләр дә, зыян күрүчеләр дә 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда арткан. Җәяүле балалар катнашында —106, велосипедта йөрүчеләр арасында 39 һәлакәт теркәлгән. Балаларның үзләре саксызлыгы аркасында 72 бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Кыскасы, күңелсез статистика мәктәпләрдә укулар башланыр алдыннан профилактиканы көчәйтү зарурлыгы турында сөйли. Чара кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе һәм башка органнар белән берлектә эш алып барачак.

«Балалар йөртүче автобусларны тикшерүләр үткәреләчәк, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруга, җәяүлеләргә юл бирмәүче йөртүчеләрне ачыклауга игътибар артачак. Яңа уку елының беренче ункөнлегендә ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмәләр үткәрәчәк, шул чорда кагыйдәләрне ихтирам итүче яшь буын тәрбияләү максатында киң масштаблы «Игътибар — балалар!» акциясе оештырылачак",— ди ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев