Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

“Игътибар – балалар!” профилактик чарасы старт алды

Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге сагы хезмәткәрләре “Игътибар – балалар!” акциясе старт алуы турында хәбәр итә. Ул 22 августан 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 бала һәлак булган һәм 258се тән җәрәхәте алган. Кайбыч районында балигъ булмаган балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булган.
- Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга бурычлы. Балаларны, аеруча кечкенәләрне, куркыныч урыннарда, юл янында караучысыз калдырмаска кирәк. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында куркынычсызлык каешы тагып йөртергә кирәк. Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балаларны йөртү бары тик махсус креслолар ярдәмендә генә рөхсәт ителә, - ди ЮХИДИ башлыгы Илфат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев