Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп үсәләр

Районның барлык мәктәпләрендә дә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли.

Алар арасында һәр елны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үткәрелә. Бәйгенең төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту. 
Кайбычның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов, Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, районның «Алдынгылар хәрәкәте» лидеры Елена Краснова командаларга уңышлар теләде.

Командаларны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә сәламләвемә шатмын. Монда мәктәпләрнең юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче укучылары җыелган. Биремнәр авыр түгел, аларны ашыкмыйча, каушамыйча гына чишсәгез, барысы да әйбәт булачак. Һәр укучыга, командага алда торган бәйгедә уңышлар, сәламәтлек телим. Бәйгедә иң көчлеләр җиңү яулар дип ышанам, — диде Илфат Әхмәтов.

Командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, иҗади бәйгедә, һәлакәт очракларында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, автошәһәрчектә йөрү, тормыш иминлеге нигезләрен белүдә осталыкларын күрсәтте. Мәгариф бүлеге, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге, Буадан килгән белгечләрдән торган жюри яшь инспекторларның чыгышын гадел бәяләп барды.

Бәйге тәмамлангач, укучылар алдында Сиринә Мурзакова чыгыш ясады.

Профилактика максатындагы «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнашкан барлык командаларга, аларны ярышларга әзерләгән педагогларга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ярышта катнашкан һәр укучы үзенчә җиңүче. Чөнки алар юлда йөрү кагыйдәләрен, велосипедта йөрү тәртибен, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү ысулларын да яхшы беләләр. Мәктәп елларында өйрәнгән юлда йөрү кагыйдәләрен онытмаслар, көндәлек тормышта да кулланырлар, — диде Сиринә Мурзакова. — Балалар зарыгып көткән җәйге каникулларга да озак калмады. Юлларда йөргәндә сак булыгыз, кагыйдәләрне бозган иптәшләрегезгә кисәтү ясап, дөрес юл күрсәтегез.

Бәйге барышында Хуҗа Хәсән мәктәбе командасыннан Глеб Кузнецовның фикерен тыңладым.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары бәйгесендә икенче ел рәттән катнашам. Әлеге бәйгедә миңа велосипедта йөрү конкурсы ошады. Чөнки бу биремгә ныклап әзерләндем. Узган ел да, быел да каршылыкларны хаталарсыз үттем. Шуның белән үз командама очколар өстәдем, — диде Глеб.

Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы һәлакәттә зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, иҗади бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.

Мин — Олы Кайбыч урта мәктәбе командасының җитәкчесе. Бәйгегә ныклап әзерләндек, укучылар бик тырыша. Араларыннан Фаяз Басыйров тәҗрибәлерәк, ул икенче ел катнаша, калган өчесе беренче тапкыр гына әле. Беренче коймак төерле була, диләр бит. Киләсе елда алар тагын да яхшырак чыгыш ясарлар дип уйлыйм, — диде Илүзә Вилданова.
Командалар арасында гомуми нәтиҗәләр буенча Иске Тәрбит мәктәбенең яшь инспекторлары икенче ел рәттән җиңү яулады. Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы мәктәпләре командалары — икенче-өченче урыннарда. Олы Подберезье һәм Хуҗа Хәсән командаларына дүртенче-бишенче урыннар бирелде.

Бәйгедә катнашучыларны районда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров котлады.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары бәйгедә ел саен ныклы әзерлекләрен, белемнәрен күрсәтә. Җиңелүчеләр, күңелләрен төшермичә, киләсе елга тагын да ныклабрак әзерләнеп килсен иде. Яшь инспекторлар, мәктәпне тәмамлап читкә чыгып киткәч тә, юлда йөрү кагыйдәләрен бозмаслар дип уйлыйм, — диде Алексей Николаевич.

Бәйгене оештыручылар командалар, шәхси беренчелектә чыгыш ясаучыларга бишенче урынга кадәр бүләкләр әзерләгән. Анда катнашкан бер команда да бүләксез китмәде. Бүләккә ике велосипед, дүрт принтер, һәр команда әгъзасына истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга Алексей Макаров, Сиринә Мурзакова һәм Илфат Әхмәтов кубоклар, дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүче Иске Тәрбит командасы бәйгенең Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк республика этабында районыбыз данын яклаячак. Анда да призлы урынны яуларга бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев