Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Юллар игътибарлылык таләп итә

Район мәктәпләренең башлангыч класс укучылары әти-әниләре белән бергә «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» дип исемләнгән республика бәйгесенең муниципаль этабында катнашты.

Бу чара Корноухово авылы мәдәният йортында узды.

Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган бәйге яңа, әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Конкурс шартлары буенча һәр команда юл кагыйдәләрен белүләре буенча чыгыш, шул темага өстәл уены төшерелгән видеоязма, концерт номеры әзерләргә тиеш булган. Ярышта Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Федоровское, Кошман, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Ульянково, Кече Мәме, Борындык, Чүти мәктәпләре командалары катнашты. 

Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде. 

— Бу чара быел беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, укучылар өчен ул яңалык түгел. Чөнки алар ел саен «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнаша. Яңалыгы шул — монысында укучылар әти-әниләре белән бергә чыгыш ясый. Алар балаларының иминлегенә битараф түгел. Бу бик мөһим, шуңа да катнашулары өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Мондый бәйгеләр балаларны, ата-аналарны тагын да берләштерә, командада эшләргә, бердәм булырга өйрәтә. Биредә компетентлы жюри әгъзалары утыра. Алар барлык командалар арасыннан иң яхшысын, районны республика күләмендәге бәйгедә якларга сәләтлесен сайлап алачак. 

ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтовның да әйтер сүзләре бар иде. 

— Укучылар юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен бала чактан өйрәнеп үсә. Бу бәйге дә дәвамлы булыр дип уйлыйм. Язга ерак калмады, шуңа күрә укучыларга, укытучыларга «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенә дә әзерләнә башларга вакыт. Барыгызга да уңышлар телим, — диде ул. 

Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин рәислегендәге комиссия составында «Алдынгылар» хәрәкәте лидеры Елена Краснова, «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, полиция майоры Илфат Әхмәтов, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рөстәм Баһавиев, мәгариф бүлеге методисты Илона Биккулова бар иде. 

Нәтиҗәдә, 1-2 класслар, 3- 4 класслар арасында Олы Кайбыч, Кошман мәктәпләре командалары беренче урынны яулады. Федоровское һәм Олы Подберезье мәктәпләре — икенче-өченче урыннарда. Җиңүчеләр дипломнар, акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Башка командаларга катнашучы дипломнары, татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев