Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Юллар иминлеген яктырту – мөһим тема

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе – юл хәрәкәте иминлеген яктырту.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.

«Юл хәрәкәте иминлеген яктырту — массакүләм мәгълүмат чаралары өчен өстенлекле тема булырга тиеш. Ел башыннан алып массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага 34 меңнән артык материал чыкты. Аларның гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 3 % ка артык. Аеруча җәяүлеләрнең иминлеге һәм исерек хәлдә машина йөртүчеләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары эшчәнлеге һәм куркынычсызлык каешын куллануның әһәмияте турындагы яңалыклар күп яктыртылды», — диде ул.

Шулай ук, ел дәвамында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына матбугат конференцияләре уздырылды һәм профилактик чараларның нәтиҗәләре яктыртылды. Моннан тыш, бу темага кагылышлы конкурслар турында мәгълүматлар һәм исерек шоферлар турында суд залларыннан материаллар дөнья күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев