Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Кайбыч полиция бүлеге ЮХИДИе начальнигы, полиция майоры Илфат Әхмәтов бу елның җиде аенда Кайбыч районында күзәтелгән юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды

Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 63 һәлакәткә артыграк. Аларда 163 кеше һәлак булган, узган ел бу сан җидегә кимрәк иде. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алучылар саны 2138 кеше (узган елгыдан 45кә артыграк). Июль аенда гына да 327 юл-транспорт һәлакәте күзәтелгән, аларда 39 кеше һәлак булган һәм 370е зыян күргән. 

Республика күләмендә булган һәлакәтләрнең масштабы югары. Безнең Кайбыч районында хәлләр ничегрәк тора? Бу кадәр юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе нәрсәдә? Полиция майоры Илфат Әхмәтов әйтеп узганча, бу елның җиде аенда районда сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өч кеше һәлак булган, 12 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Шулар арасында ике бала да бар. Июль аенда гына да өч юл-транспорт һәлакәте булган һәм биш кеше зыян күргән.

— Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе — тиешле булмаган урында каршы як полосага чыгу, алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыру, тизлек режимын сакламау, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, балаларны йөрткәндә саклык кагыйдәләрен үтәмәү, куркынычсызлык каешын эләктермәү. Кемнеңдер саксызлыгы, игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр һәлак булырга, тән җәрәхәтләре алырга мөмкин, — диде Илфат Әхмәтов. 

Җиде ай эчендә күзәтелгән юл һәлакәтләре

18 гыйнварда 1995 елгы ир-ат, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сакламыйча, М-12 тизйөрешле автомобиль юлының безнең участокка керүче өлешендә тимер коймага килеп бәрелә. Казан кешесе идарә иткән бу чит ил машинасы уң як полосага чыга һәм икенче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә, ул үзе һәм ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Алар авыр хәлдә республика клиник больницасына озатыла. 

20 февральдә М-12 юлында Мәскәү кешесе идарә иткән машина да, тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, тимер коймага килеп бәрелә. Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ике ел эчендә дүрт тапкыр җаваплылыкка тартылган булган. Авыр хәлдәге пассажирны шулай ук республика клиник больницасына илтәләр. 

1 мартта Олы Кайбыч — Колаңгы автомобиль юлының 14 нче чакрымында Федоровскоедан пенсия яшендәге машина йөртүче туктап торган машинага тагылган прицепка килеп керә. Ул бәрдергән машина белән идарә итүче тән җәрәхәтләре ала. Аны ашыгыч рәвештә Буа шәһәре больницасына озаталар. 

21 апрельдә 19 сәгать 45 минутта Олы Кайбыч — Камыллы автомобиле юлында «Рено Логан» автомобиле белән идарә иткән Ульянково кешесе Корноухово тирәсендә «Киа Серато» автомобиленә бәрелә. Бу авариядә өч кеше зыян күрә. 

29 апрельдә М-12 трассасының 725 нче чакрымында «Киа Рио» автомобилен йөртүче дә, тиешле тизлекне сакламыйча, алда баручы автомобильгә бәрелә.

Бу ике пассажирның гомере өзелүгә китерә. 

7 июльдә М-12 юлында «Шкода Кодиак» автомобиле йөртүчесе дә алдында барган «Хэндэ» автомобиленә бәрелә. Ахры аяныч төгәлләнә: бер кеше тән җәрәхәтләре ала, «Хэндэ» пассажиры больницада вафат була. 

16 июльдә өч юл-транспорт һәлакәте күзәтелә. Бу һәлакәтләр нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев