Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында команда-штаб өйрәнүләре узды

Мәгълүм булганча, районыбызда команда-штаб өйрәнүләре узды.

Сентябрь ахырында район Советының утырышлар залында гражданнар оборонасы буенча киңәшмә үтте.
Әлеге киңәшмәдә команда-штаб өйрәнүләренең үткән өч көнендә башкарылган эшләр буенча медицина ярдәме күрсәтү, инженер коткару, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау төркемнәре җитәкчеләре Гөлнара Сафиуллина, Юлия Гайнуллина, Радик Камалетдинов чыгыш ясады. Алар ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык вәкилләре сорауларына җавап бирде. Полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакиров, гражданлык оборонасы штабы начальнигы Дания Бәдретдинова да иминлекне тәэмин итү буенча чыгыш ясады. 

Практика өлешендә тревога буенча яшеренү урыны — район Советы би­насының подвалына төштек. Анда яшеренү төркеме начальнигы Рөстәм Баһавиев эш барышы, кайда нәрсә урнашуы белән таныштырды. Алга таба барлык төркемнәр дә үзләренең эш урыннарына таралды.
Соңыннан гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләрнең беренче этабына нәтиҗә ясалды.
— Өйрәнүләр вакытында барлык төркемнәр төгәл эш күрсәтте. Кайбыч районы гражданнар оборонасы буенча таләпләргә туры килә, барлык службаларның эшчәнлеген уңай бәялим", — диде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Павел Радионов. Ул аерым төркемнәрнең эшчәнлеген уңай бәяләде, район гражданнар оборонасы җитәкчесе Алексей Макаровка ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өйрәнүләрдә катнашкан барлык службаларга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләрне оештырган, кайбычлыларның эшчәнлеген яхшы дип бәяләгән Павел Радионовка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 29 сентябрьдә өйрәнүләрнең икенче этабы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев