Кайбыч районында мопед белән килеп чыккан юл һәлакәтендә ике яшүсмер авыр тән җәрәхәтләре алды
Узган атнада Кече Подберезьедагы ике яшүсмер катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте бу хакта ишеткән һәркемне тетрәндергәндер, мөгаен.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да моңа борчылуын белдерде һәм әлеге юнәлештә профилактик эшне көчәйтү бурычын куйды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышында да төп игътибар балаларның юллардагы иминлеге темасына юнәлдерелде. Утырышта комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм тәрбия буенча киңәшчеләре катнашты.
Ундүрт һәм унбиш яшьлек үсмерләрнең авыр тән җәрәхәтләре алуына китергән авария 16 июльдә 15:20 сәгатьтә Олы Кайбыч — Камыллы автомобиль юлында Корноухово авылы тирәсендә килеп чыга. Транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган 2011 елгы бала, 2010 елгы иптәшен утыртып, мопедта җилдерә.
Икенчел юлдан төп юлга чыкканда, мопед йөртүче КамАЗ йөк автомобиленә юл бирми. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында, мопед белән йөк машинасы бәрелешә. Мопед йөртүче дә, пассажиры да шлемсыз була. Алар балалар республика клиник больницасының реанимация бүлегенә озатыла.
Авыл җирендә беркемнән берни яшерә алмыйсың. Барысы да күз алдында, сине ерактан ук танып алалар. Мотоцикл, мопед, скутерга утырып чабучыларны да һәр авылда беләләр. Утырыш башланганчы, тиз арада аларның якынча исемлеге төзелгән. Шактый күп җыелалар, арада хәтта кызлар да бар.
Мәгълүмат агымы көчле булган заманда яшибез. Телевизор карыйбыз, газета укыйбыз, интернетта утырабыз. Квадроцикл, мотоцикл, мопед, скутер белән идарә итүче балалар белән килеп чыккан фаҗигаләр турында язып һәм сөйләп торалар, — диде комиссия рәисе Фәния Петухова. — Идарә итү таныклыгы булмаган килеш транспорт йөрткән яшүсмерләрнең тәртибе комиссия­ утырышында да еш карала. Әти-әниләренә штрафлар сугыла. Профилактик эшнең тукталып торганы юк. Шуңа да карамастан, безнең җирлектә аяныч хәл килеп чыкты. Димәк, без барлык әти-әниләрнең һәм балаларның күңеленә барып җитә алмаганбыз. Бәлки шушы очрак сабак булыр?
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова профилактик эшне көчәйтү һәм аны даими алып бару кирәклегенә басым ясады. Мәктәпләрнең сайтларында мәгълүматларны тулыландырып тору бурычын куйды. Мәктәп комиссиясен булдырып, балалары мотоцикл, мопедта яки башка шундый техникада йөрүче әти-әниләр белән эшләү тәкъдимен җиткерде.
«Йөрсә соң, шуннан ни булган? Гомер-гомергә авыл малайлары матайда чапкан. Көннәр буе телефонга текәлеп утырганчы, җил истереп кайтсалар яхшырак ич!» Әти-әниләрдән мондый сүзләрне дә ишетергә туры килә. Ләкин совет заманындагы «Восход», «Иж», «Минск» мотоцикллары белән ук урынына атылучы бүгенге техниканы чагыштырып буламы соң?
— Хәзер бит юл хәрәкәте дә элеккеге кебек түгел, транспорт күп йөри. Әти-әниләр балаларына скутер яки мопед алып бирәләр, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә оныталар. Бу авария очрагын карасак, таныклыгы булмаган 14 яшьлек үсмер мопедка утырган, пассажир утырткан, икесенең дә каскалары юк. Безгә күренеп торганы гына да өч төрле кагыйдә бозу, — диде мәгариф бүлеге методисты Илона Биккулова. — Балага нәрсә сораса шуны алу, кыйммәтле бүләкләр ясау аны ярату дигән сүз түгел әле. Баланы ярату — аңа дөрес тәрбия бирү.
Әти-әниләр белән эшләве, уртак тел табуы җиңел түгел. Бу мәсьәлә Бәрлебашы мәктәбе директоры Сергей Лазаревны да борчый.
— Безнең өчен авырткан сорау бу. Мототранспортта йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшне узган елдан бирле алып барабыз, — диде ул.
— Кайбычның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтовны чакырып, аның катнашында киңәшмә үткәрдек, сөйләштек, аңлаттык. Закон таләпләрен үтәмәүчеләрне ул да яхшы белә. Аерым сөйләшү алып бара башлагач, әти-әниләр безгә халык дошманына караган кебек карады. Мәктәп бер төрле әйтеп, алар икенче төрле сөйләгәч, профилактик эшне ничек алып барырга?
— Әти-әниләр иң кадерле кешеләренә — балаларына үлем уенчыклары бүләк итүләрен ник аңламый икән? Күз алдында, ишегалдында мотоцикл яки мопед торганда, кайсы малай анда йөрмичә түзәр икән? Шуңа күрә транспортны бикле урынга куярга, ачкычларны җыеп йөртергә кирәк. Закон балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан чыгарылган һәм аны үтәргә кирәк, — диде Фәния Петухова.
Утырышта профилактик эшне көчәйтү, тиз арада һәр мәк­тәптә авыл җирлекләре башлыклары катнашында ата-аналар җы­елышлары үткәрү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев