Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Кайбычның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов: «Балалар иминлеген тәэмин итү — уртак бурыч»

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре һәрвакыт борчуга сала.

Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре, балалар травматизмына юл куймас өчен, профилактик чаралар алып бара. 

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов (рәсемдә) әйтеп узганча, гадәттә, һәлакәткә китергән төп сәбәпләр: тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, гадәти көннәрдә генә түгел, һава шартлары начар булганда да, тизлек режимын дөрес сайламау, эчкән килеш руль артына утыру. Хәзерге вакытта республикада балалар травматизмы статистикасы мактанырлык түгел. 2026 елның 2 аенда республика юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган, 45е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балаларны транспортта махсус креслосыз йөрткән өчен машина йөртүчегә — биш мең, вазыйфаи затларга — илле мең сум, юридик затларга ике йөз мең сумга кадәр штраф каралган. 12 яшьтән узган балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. ЮХИДИ инспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшчәнлеген дәвам итәчәк. 

Язгы, җәйге чорда балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында даими рәвештә искәртеп торырга кирәк. Ата-аналарга төрле питбайклар, квадроцикллар сатып алуның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында видеороликлар күрсәтү дә артык булмас. Узган ел безнең район юлында да ике яшүсмер мопед белән юл фаҗигасенә очрады. Авыр тән җәрәхәтләре алсалар да, бәхеткә, исән калдылар.

Мәктәп автобусларында балаларны төбәкара һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда йөрткәндә дә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Укучыларны мәктәпкә йөртү өчен 17 маршрут ачылган һәм анда 17 автобус йөри. Балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне райондагы «СКУЛАВТО» җәмгыяте тормышка ашыра. «Балалар» дип язылган сары автобусларның барысында да тахографлар, тизлекне сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләүче җайланма, куркынычсызлык каешлары, аптечкалар бар, «Глонасс+112» системасына тоташтырылган.

Шоферларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча инструктажлар үткәрелә. Аларга балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуларын аңлаталар.

Мәктәпләрдә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары эшен активлаштыру буенча максатчан эш алып барыла. Юл куркынычсызлыгы буенча мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактик эш алып барыла. ЮХИДИ инспекторлары укучылар белән әңгәмәләр үткәрә. Кагыйдәләрне үтәүче яшь буын тәрбияләү максатында, киң масштаблы «Игътибар — балалар!» акциясе оештырыла. 

Район мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларының 15 отряды эшли, аларда 160тан артык укучы катнаша. Отряд җитәкчеләре балаларны юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшчәнлегенә тарта. Мәктәпләрдә «Юл аша куркынычсыз чыгу», «Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне», «Юлда йөрү куркынычсызлыгы көне», «Куркынычсызлык атналыгы» һәм башка акцияләр үткәрелә. Белем йортлары укучыларны юлда йөрү, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүче кирәк-яраклар белән тәэмин ителә. Бу эштә район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге, ЮХИДИ ярдәм күрсәтә. Яшь инспекторлар отрядлары арасында узучы «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе Буа шәһәрендәге профилактика бүлеге белән берлектә оештырыла. 

Шуны онытмагыз: юлларда үзеңне куркынычсыз тотуга нигез балачактан салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев