Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычның ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар үткәрә

Кайбыч районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме көннәрендә профилактик рейдларга чыга.

Райондагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов әйтеп узганча, бәйрәм көннәрендә юлларда транспорт хәрәкәте бермә-бер арта. Яңа ел алдыннан М12 федераль трассасының ачылуы һәм бу юлның районыбыз аша узуы инспекторларга икеләтә җаваплылык өсти. Шәһәрдән кунакка кайтучылар да күп.

Профилактик рейдлар үткәрүнең төп максаты — юлларда иминлекне булдыру, төрле бәла-казаларга юл куймау, эчкән килеш руль артына утырып, трассада авыл эчендә йөрүчеләргә юл куймау. Законнарның катгый булуына да карамастан, спиртлы эчемлек кулланган килеш техника белән идарә итүчеләр очрый әле,- диде Илфат Әхмәтов.

 Исерткеч эчемлек кулланып, автомобиль белән идарә иткән кеше үзенә һәм тирә-яктагыларга никадәр куркыныч тудырганын күз алдына да китерми. Исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Бәла-казаларны булдырмау, бәйрәм кәефен бозмау максатында, якыннарыгыз, танышларыгыз һәм башкаларның эчкән килеш руль артына утырырга җыенганын күрсәгез, битарафлык күрсәтмәгез, аны бу адымын ясаудан тыеп калыгыз.

Яңа елның беренче көнендә ЮХИДИ инспекторы Ильфир Юсупов рейдка чыкты. Аның әйтүенә, Яңа ел төне тыныч узган, юл һәлакәтләре күзәтелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев