Кайбычта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында куркынычсызлыкка бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышын комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров алып барды.
Ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең оештыру-аналитика бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Галиәхмәтов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Олег Космаков, прокурор урынбасары Ленар Вәлиуллин, мәктәп директорлары, мәдәният һәм спорт бүлекләре начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин яшь инспекторлар отрядлары хәрәкәте эшчәнлеген үстерү концепциясе белән таныштырды. Ул отрядларның алдагы уку елына еллык планы, максатлары, юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, укучыларда юл хәрәкәте иминлегенә карата аңлы мөнәсәбәт булдыру, гомумән, эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Район мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларының 15 отряды эшли, аларда 159 укучы катнаша.
Юлларны төзекләндерүгә — финанслар
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьләләре буенча урынбасары Елена Давыдова 2025 елга юл хәрәкәте иминлеге буенча кабул ителгән муниципаль максатчан программаны тормышка ашыру барышы турында чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге программа юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген, мөлкәтен саклауны тәэмин итү, район юлларында имин хәрәкәт итү шартларында аларның законлы хокукларын гарантияләү максатында кабул ителгән. Бу программа республика һәм җирле бюджет исәбеннән гамәлгә ашырыла.
— Быел юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү, авыллардагы юлларның асфальт-бетон өслеген ремонтлауга 90 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, аның 66 миллион сумы республика бюджетыннан, — диде Елена Давыдова. — 2025 елда юл эшләрен башкаруга республикадан өстәмә рәвештә 30 миллион сум акча бүлеп бирелде. Кече Мәме авылында — Үзәк, Иске Тәрбиттә Киров урамнарында, Олы Колаңгыга килү юлына вак таш түшәлгән юл салу планлаштырыла. Моңа муниципаль юл фонды хисабыннан 15 миллион 231 мең сум акча бүлеп бирелә. 2024 елдан белем бирү учреждениеләрендә «йорт-мәктәп-йорт» балалар хәрәкәте схемалары яңартыла башлады. Узган ел 16 схеманы яңарттык, быел 11 схеманы яңарту планлаштырыла. Шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре янында 1 июльгә кадәр 63 юл билгесе кую каралган. Район территориясендә гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юллары өслегенә юл билгеләре (разметка) салу эше төгәлләнде. Шулай ук җәяүлеләр чыгып йөрүче урыннарга юл билгеләре салуның беренче этабы төгәлләнде, икенче этап 1 сентябрьгә кадәр башкарыла.
Юлларның сакланышын тәэмин итү — мөһим бурыч
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Олег Космаков районда юл хәрәкәте иминлегенең проблемалы якларына тукталды.
— РФ Президентының "2030 елга кадәрге чорга РФ үсешенең илкүләм максатлары турында«гы Указы нигезендә республикада автомобиль юллары челтәренең кимендә 85 процентын норматив хәлгә китерергә кирәк. Бу күрсәткечкә Татарстан автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итмичә ирешеп булмый. Республика халкыннан юлларның тиешле таләпләргә туры килмәве турында шикаятьләрне шактый еш ишетергә туры килә, — диде Олег Космаков. Ул әйтеп узганча, 20 майдан 31 августка кадәр төбәк әһәмиятендәге асфальт-бетон түшәлгән автомобиль юлларында, һава температурасы 32 градустан югарырак булганда, авыр йөк ташучы транспорт хәрәкәте 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнә. Олег Космаков бүгенге көндә республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл һәлакәтләрен киметүнең төп бурычларның берсе булып калуы, моңа киң җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән һәм нәтиҗәгә китерүче өстәмә чаралар күреп кенә ирешергә мөмкин булуына басым ясады.
Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, агымдагы елның апреленнән капиталь төзелеш объектларын төзүгә һәм җир участокларыннан­ рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртүгә рөхсәт бирү республиканың ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы каршындагы ТР җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен әзерләү комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әгәр объекттан региональ автомобиль юлына кушылган урынны урнаштыру милекче тарафыннан билгеләнгән тәртиптә килештерелмәгән булса, комиссия баш тарту турында карар чыгара. Кушылган урыннарны килештерү турындагы мөрәҗәгатьләр, теркәлгән көннән алып, 30 көн эчендә карала. Милекченең объекттан региональ әһәмияттәге автомобиль юлына кушылган урынны төзү һәм эксплуатацияләү чорына юл хәрәкәтен оештыруның расланган, килештерелгән схемасы (СОДД) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
Юл һәлакәтләре кайсы вакытта еш күзәтелә?
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең оештыру-аналитика бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Галиәхмәтов 2025 елның шушы чорына республикада һәм Кайбыч районы территориясендә күзәтелгән юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады.
—Кайбыч районында юл иминлегенең торышы канәгатьләнерлек хәлдә. 23 июньгә күзәтелгән оператив мәгълүматларга караганда, республикада юл-транспорт һәлакәтендә 113 кеше һәлак булган, — диде Илдар Галиәхмәтов. — Алдагы чорда район территориясендә аварияләрнең сезонлылыгы — июль, август, сентябрь айларына туры килә. Бу соңгы биш елдагы күрсәткечләрнең уртача күрсәткечләре нигезендә алынды. Кайбычта гадәттә август, сентябрь айлары юл һәлакәтләре еш күзәтелүче айлар булып санала. Бу айларда уртача икешәр юл-транспорт һәлакәте күүзәтелә, зыян күрүчеләр дә була. Юл-транспорт һәлакәтләренә китергән төп сәбәпләр — юлдагы игътибарсызлык, техника белән арыган хәлдә идарә итү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, тагын да җитдирәк сәбәп — руль артына салмыш хәлдә утыру. Нәкъ менә шул сәбәпле, 2024 елның июлендә «Олы Кайбыч — Камыллы — Надеждино» автомобиль юлының өченче чакрымында машина йөртүче юл читенә төшеп китә һәм фаҗигале төстә һәлак була.
Илдар Галиәхмәтов билгеләп узганча, район өчен еллык фараз — юл-транспорт һәлакәтендә дүрттән дә артыграк үлем очрагына юл куймау. Хәзерге вакытка инде ике кешенең һәлак булуы күзәтелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары, авыллардагы җыелышларда юл хәрәкәте иминлеге темасын даими рәвештә күтәрергә кирәк.
— Көч структуралары тиешле хезмәткәрләр белән тулысынча комплектланмаган шартларда, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүне профилактикалауда җәмәгатьчелекнең ярдәме кирәк, — дип билгеләп үтте Илдар Галиәхмәтов. — Моның өчен рәсми аноним ресурслар бар, алар аша юлларда гомерләрне саклап калуга өлеш кертергә мөмкин. Хәзер һәркемнең кулында телефон бар. Алар ЮХИДИ хезмәткәренең телефон номерын белергә һәм мондый очракларны хәбәр итәргә тиеш. Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләре якшәмбе көннәрендә ешрак күзәтелә. Гадәттә алар тәүлекнең якты вакытында — 6дан 12 сәгатькә кадәр, ә кичке вакытта 19дан 22 сәгатькә кадәр була. Һәлакәтләргә еш китерә торган урыннар — «Олы Кайбыч — Камылы» юлындагы икенче, өченче, бишенче һәм унтугызынчы чакрымнар. Шуңа күрә, өстәмә чаралар күрү өчен, урынга чыгып, һәр шундый участокны кабат тикшерергә тәкъдим итәм.
Чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, төбәк әһәмиятендәге юлларда бәрелешүгә бәйле юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелми диярлек. Түләүле М-12 трассасының сезнең территория аша уза торган участогында ике кешенең һәлак булуы күрсәткечләрегезнең артуына китерә. Баланс тотучылар белән берлектә, машина йөртүчегә алгы машинадан куркынычсыз араны күрсәтүче юл билгеләре ясауны оештырырга тәкъдим итәм.
— Җәяүлеләрне бәрдерүгә килгәндә, бу күңелсез хәл аеруча августта еш очрый, — дип билгеләп үтте Илдар Галиәхмәтов. — Җәяүлеләрне бәрдерү, нигездә, кич ешрак күзәтелә, җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлар кулланмый. Юл-транспорт һәлакәтенең әлеге төрен профилактикалауда, беренче чиратта, массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәм күрсәтә. Бу юнәлештә эшчәнлекне июль, август айларында көчәйтергә кирәк. Икенче яртыеллык нигездә җәяүлеләрне бәрдерү белән характерлана. Көн кыскара, куркынычсыз хәрәкәт өчен уңайсыз һава шартлары саны арта.
Чыгыш ясаучы балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмына аерым тукталды.
— Хәзерге вакытта республикада балалар травматизмы статистикасы күңелсез саннар белән характерлана: юл-транспорт һәлакәтләрендә биш баланың гомере өзелгән, 217 бала тән җәрәхәтләре алган. Җәйге каникул чорында балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп торырга кирәк. Ата-аналарга төрле питбайклар, квадроцикллар сатып алуның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында видеороликлар күрсәтү дә артык булмас.
Укучыларны мәктәп автобуслары йөртә. Августта автобусларның яңа уку елына әзерлеге тикшерелә. Аларның А ноктасыннан Б ноктасына кадәр имин хәрәкәт итү маршруты карала. Августны көтеп тормыйча, бу юнәлештә этаплап эш башларга тәкъдим итәм. Дәүләт автоинспекциясе идарәсе исеменнән район җитәкчелегенә, әлеге утырышта катнашучыларга юл иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев