Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе үткәрелә

Балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юлларда үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен булдыру максатында 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе үткәрелә.

Кайбыч полициясенең ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов хәбәр итүенчә, агымдагы елның җиде аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 329 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда дүрт бала һәлак булган, 339ы имгәнгән. Бу вакыт аралыгында Кайбыч районы юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өч бала зыян күргән. «Игътибар, балалар!» акциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә әңгәмәләр һәм профилактик чаралар, педагоглар белән очрашулар, машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен үтәвен тикшерү буенча рейдлар уздыра. Хәзер юлларда  кечкенә җәяүлеләр – беренче класс укучылары барлыкка килде.  Аларга яктылык кайтаручы элементлар бирелә. Мондый элементлар күпчелек укучыларның киемендә, мәктәп сумкаларында бар инде. Барлык шоферлар да игътибарлы булсыннар, юл кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев