Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

“Кеше язмышы өчен җаваплылык сизәм...”

Таныш булыгыз - Ләйсән Әхмәтҗанова. Юстиция капитаны, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылуда шикле кешеләр белән эшли. Хезмәтен ярата, иң мөһиме - кеше язмышы өчен җаваплылык хисе турында бер генә минутка да онытмый.

Техникумнарның берсендә юридик факультетны тәмамлагач, бер ел башкаланың Вахитов районындагы милиция бүлегендә балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы булып хезмәт иткән Ләйсәнне Кайбычка кайтырга нәрсә этәрде икән? Авыл кызы шәһәрне үз итмәгәндер, мөгаен. Апас районының Биябаш авылыннан ул үзе. Абыйсы Мансур Олы Кайбычта яшәгәч, аның янына кайтып, милициягә эшкә урнашкан һәм җиде ел дәвамында балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү инспекторы вазифасын башкарган. Шул елларда тормышында үзгәрешләр дә булган: Казан юридик институтында читтән торып белем алу, тагын да мөһимрәге - сөйгәне белән кавышып, үз ояларын булдыру, кызлары дөньяга килү. Биш яшен тутырган Зөлфинәне тәрбияләү күбрәк юллар идарәсендә хезмәт итүче гаилә башлыгы Зөлфәт җилкәсендә. Кечерәк вакытта "әнием кебек милиционер булам" дип йөрүче кыз инде хәзер үк бу уеннан баш тарткан, өйдә сирәк күренүче әнисе һөнәрен сайлаганчы, әтисе кебек зур машинада эшләргә теләк белдергән.

Ләйсәннең эше гаять җаваплы. Балигъ булмаганнар белән эшләү өчен оста психолог булу кирәк, минемчә. Үсмернең күңеленә юл табып, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген аңлатырга, күңелен яраламаска кирәк. Хәзер, җинаять кылуда шик тудырган кешеләр белән эшләү үзгә бер төс алса да, җаваплылык кимеми. "Җинаять кылганда кеше бөтенләй башка була. Минем каршыда кылган гамәле белән горурланып, күкрәк киереп утыручының булганы юк. Үз гаебен танып, үкенеп киләләр. Шуңа күрә андыйларны аңларга тырышасың. Аңларга тырыштыңмы, кызгану хисе барлыкка килә. Тик җинаять инде кылынган, аның җәзасы бирелергә тиеш. Минем һәр сүзем үлчәүле - я коткара, я батыра. Менә шуны аңлагач, җаваплылыкның нинди зур булуы да күренә. Килеп туган хәлне бәяләмичә, бары тик дөреслекне ачу максатына йөз тотарга кирәк", - ди тикшерүче ханым. Җинаять кылган кешенең гаебен раслаучы дәлилләр, кинодагы сыман, аяк астында аунап ятмый. Дәлилнең чынлап та хаклы икәнлеген дә кат-кат расларга кирәк.

Ләйсән әйтүенчә, полициядә эшләүче кызларга гаилә кору авыр, чөнки шәхси тормышка вакыт аз кала. Гаиләле ханымнарның да якыннарына игътибар-назы аз эләгә. "Бүлектә нибары икәү эшлибез. Эшкә күмелеп, кызымны да күрергә вакытым булмаганда, әллә ташлап кына китәргәме, дигән уйлар да килмәде түгел, килде. Бәхетемә, таянычым - Зөлфәтем бар, мине аңлап, хәлемне җиңеләйтергә тырыша. Хезмәттәшләремнең дә ярдәмен тоям", - ди Ләйсән үзе. Яраткан хезмәт, якыннарның яратуын тоеп яшәү - бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев