Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Россиядә балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штрафлар артты

Россиядә 9 гыйнварда балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты.

Гади машина йөртүчеләр өчен җәза суммасы 5 мең сумга җитте, үзмәшгуль таксистлар өчен – 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 мең сумга кадәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Федяев хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Ул аңлатканча, җаваплылыкны катгыйландыру беренче чиратта намуссыз такси йөртүчеләргә юнәлдерелгән.

Әгәр үзмәшгуль таксист баланы алып баруга заказ кабул итсә һәм аның иминлеген тәэмин итмәсә, ул вазыйфаи зат буларак штрафка тартылачак, ә шәхси эшмәкәрләр һәм таксопарклар өчен санкцияләр тагын да зуррак булачак.

Элегрәк балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык гади машина йөртүчеләр өчен 3 мең сум, вазифаи затлар өчен 25 мең сум һәм юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итә иде.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев