Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Сак булыгыз – котыру чире!

Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Морат авылында агымдагы елның 16 мартында үтерелгән кыргый төлкенең биоматериалына лаборатор тикшерү үткәргәннән соң, котыру чире табылган. Шуңа күрә газета укучыларына бу куркыныч чир турында хәбәр итү мөһим, дип уйлыйбыз.

Котыру - үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы авыру. Татарстанда әлеге йогышлы чир, сирәк булса да, очрый. Кыргый хайваннар, беренче чиратта төлке, бүре, шулай ук йорт этләре һәм мәчеләр вирус чыганагы булып тора. Ерткыч хайваннар торак пунктларга үтеп керә дә, котыру чирен тер­лекләргә һәм йорт хайваннарына йоктыра. Ә алардан чир кешеләргә дә йогарга мөмкин. Сирәк кенә, аучылык белән шө­гыльләнгәндә яки авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга ерткычлар керсә, чирнең кешегә турыдан-туры кыргый хайваннардан да иярүе ихтимал.

Авыру хайван кешегә һөҗүм итеп, тешләсә, селәгәе тирегә яки лайлалы тышчага эләксә, вирус кешегә йога. Битне, кул чугын тешләгән очракта, ке­ше өчен бигрәк тә куркыныч.

Авыруның яшерен чоры (чир башланып, беренче билгеләре беленә башлаганчы) 10 көннән ике айга кадәр сузылырга мөмкин, кайбер очракларда биш кенә булуы, яки, киресенчә, бер елга кадәр дәвам итүе ихтимал. Бу вакыт тешләнгән урынның организмның кайсы өлешендә булуына бәй­ле. Беренче билгеләр һәр­вакыт бер үк: тешлән­гән урында авырту барлыкка килә. Сәбәпсез курку, сагыш, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән температурасы күтәрелә.

Хайваннар тешләсә, тырнаса, зыян күргән урынны су белән җентекләп юарга, куе күбек барлыкка килгәнче сабынларга, антисептик белән эшкәртергә һәм медицина яр­дәме алу өчен табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз, авыру йоккан очракта гомерне саклап калуның бердәнбер чарасы - үзвакытында ясалган прививкалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары