Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районы мәктәпләрендә террорчылыкка каршы Бөтенроссия өйрәнүләре узды

Хәзерге вакытта белем йортларында укучыларның иминлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Чөнки соңгы елларда ил күләмендә кайбер төбәкләрдә балалар гомерен куркыныч астына куйган сабак алырлык вакыйгалар күзәтелде. Беслан фаҗигасе дә тиз генә онытылмас. Террорчылар кулыннан күпме бала, укытыучылар һәлак булган иде. Бу һәлакәт барлык илләр һәм төрле милләт кешеләрен берләштерде. Террор —милләте, дине, теле нинди булуга карамастан, бөтен кешегә бертөрле зыян сала.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән әңгәмәбез дә шул хакта.
— Илмас Илдарович, яңа уку елы башланып китте. Укучылар тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия алсын өчен җәйге каникуллар вакытында зур эшләр башкарылды. Ә менә аларның иминлеген тәэмин итү өчен ниләр эшләнә?

— Уку елына әзерлек чорында террорчылык һәм экстремистик күре­нешләрне кисәтү чараларына аерым игътибар бирдек. Белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы торышының ни дәрәҗәдә булуын даими контрольдә тоту — безнең алга куелган мөһим бурычларның берсе. Кайбыч районы территориясендә 26 мәгариф объекты бар. Аның 15е — мәктәпләр, өчесе мәктәпләрнең авыллардагы филиаллары, җидесе — балалар бакчалары, берсе — «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге. Араларыннан алтысы халык күпләп йөри торган урыннар булып санала. Алар — Олы Кайбыч, Чүти, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское урта мәктәпләре һәм район үзәгендәге «Миләшкәй» балалар бакчасы. Калган 20 объект — ун мәктәп, өч мәктәпнең филиаллары, алты балалар бакчасы, «ЭКО» үзәгенә дә кеше чагыштырмача күп килә.

— Мәктәпләрдә иминлекне тэмин итүгә этәргеч бирүче нинди чаралар кулланыла?
— Беренчедән, бер генә мәктәпкә дә чит кеше кертелми. Бездәге барлык 26 мәгариф оешмасының да куркынычсызлык паспортлары бар. Алар Росгвардия, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Яшел Үзән шәһәрендәге хезмәте белән килештерелгән. Мәктәпләр, балалар бакчаларының террорчылыкка каршы торуын тәэмин итү буенча җаваплы затлар билгеләнде. Белем йортларының террорчылыкка каршы әзерлеге буенча күзәтелгән җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез. Барлык мәгариф объектлары да куркыныч янавы хакында кисәтүче сигнализация кнопкалары белән җиһазландырылган. Аларның тиешенчә эшләве көн саен тикшерелә. Куркыныч янаган очракта, запас ишекләр, автомат янгын сигнализациясе, хәбәр итүнең тавыш системасы даими контрольдә. Аларның барысы да төзек хәлдә.

—Яшүсмерләргә террорчылык, экстремизмның начар күренеш булуын аңлату буенча профилактик чаралар еш узамы?
— Әйе. Мәгариф оешмаларында террорчылыкка каршы саклану темасына төрле чаралар үткәрелә. «Террорчылык: куркыргамы, әллә юкмы?», «Шикле предмет табылса, нишләргә?», «Экстремизм: нәрсәне аңлата, төрләре, нинди җаваплылык карала?», «Махсус хезмәтләрне ялганлап чакырган өчен административ җаваплылык» темалары буенча дискуссияләр еш уза. Сыйныф җитәкчеләре класс сәгатьләрендә укучылар белән аңлату эшләрен полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, балаларның хокукларын яклау комиссиясе катнашында үткәрә. Укучыларны тыелган сайтларга керүдән саклыйбыз. Бу юнәлештә аңлату эшләрен даими алып барабыз. Үсмерләрне спортка, сәнгатькә тартуга, төрле түгәрәкләргә йөртүгә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, хезмәт тәрбиясе бирүгә, патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур басым ясыйбыз. Мәктәпләрдә төрле милләттән булган балалар белем ала. Төрле конфессия вәкилләренең дус-тату яшәвенә нигез балачактан салына. Шуңа да халыклар дуслыгының, бердәмлекнең иң зур көч булуын аңлаткан төрле чаралар үткәрәбез. Мәгариф оешмалары планы нигезендә ата-аналар җыелышларында психологлар да актив катнаша. Алар «Балаларның агрессивлыгы һәм аның сәбәпләре», «Экстремаль ситуацияләрдә укучыларның үз-үзләрен тотышы» дигән темаларга чыгыш ясый.

— Илмас Илдарович, педагогларның үзләренең дә иминлекне тәэмин итү буенча әзерлекләре көчле булырга тиеш. Килешәсездер бит?

— Әлбәттә, шулай. Бу юнәлештә алар өчен төрле курслар, мастер-класслар оештырыла. 29-30 августта Россиянең барлык төбәкләрендәге мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм техникумнарда гадәттән тыш хәлләр янаган оч­ракта мәгариф хезмәткәрләре һәм сак хезмәте нишләргә тиешлеген аңлату буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды. Бездә бу мөһим чара 29 августта гадәттән тыш хәлләр хезмәте, полиция хезмәткәрләре, Росгвардия белән берлектә барлык мәктәпләрдә дә оештырылды. Террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәш гомуми принциплар нигезендә зур масштабта алып барылырга тиеш. Мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү — уртак бурычыбыз. Барысын да бергә башкарып чыгарбыз дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев