Кайбычта “Рәйхан” кафе-кунакханәсе ачылды
Олы Кайбычтагы элеккеге администрация белән "Кайбыч кооператоры" кибете арасында кыска гына вакыт эчендә калкып чыккан әлеге кафены ачу тантансында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты.
-Бу кафе үзенең матурлыгы белән авылга ямь биреп тора. Кайбычта шундый матур биналар төзелүе, халыкка хезмәт күрсәтүнең яхшыруы- шатлыклы вакыйга. Шуңа да бу кафены ачкан Илсия белән Равил Җәләлиевларга халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы символик ал тасманы кискәндә.
Кафе хуҗалары, кунакчыллык күрсәтеп, барлык чакырылган кунакларны табын артына дәште.
-Без күбрәк көнчыгыш кухнясына өстенлек бирергә тырышабыз. Максатыбыз- клиентларны тәмле ризыклар белән генә сыйлау, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Аларның "Рәйхан"га гел киләсе килеп торсын иде,- диде Илсия ханым.
Кафе ачу тантанасы чын тамашага әйләнде. Алып баручы, җыр остасы- Борындык килене Фирдания Зарифуллина, Борындыкта туып-үскән танылып килүче яшь җырчы Данис Зәйнуллин иң матур җырларын бүләк итте.
Ә кафе-кунакханә чыннан да матур килеп чыккан. Анда банкетлар, туйлар үткәрергә дә була. Кунакханә исә Кайбычка күптән кирәк иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев