Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар белән очрашты
Көн темасы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар белән очрашты

Сыерлы кеше - сыйлы кеше диләр. Ләкин күптөрле мәшәкатьләр һәм чыгымнар белән терлек азыгы әзерләп, мал асраган кеше табынын ризыклы гына түгел, бу шөгылен табышлы да итәргә тели. Ал дими, ял дими, тир түгеп җитештергән продукцияне сатып, файда да күрәсе килә аның. Ләкин соңгы елларда сөт бәяләре сөтлебикәләр хуҗаларының күңелен...

- Бүген без бирегә эшчәнлегегезгә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен җыелдык, -диде Альберт Рәхмәтуллин һәм Кайбычта шәхси хуҗалыклардан җыйган сөт өчен түләү бәясе түбән булуын ассызыклады. - Сөт җыючылардан башка хәлебез мөшкел булыр иде. Хуҗалыгында җитештергән продукциясен саткан акчага гына көн күрүчеләр бар. Алар сөт тапшырган акча белән коммуналь хезмәтләр өчен түли, көндәлек чыгымнарын каплый. Шуның өчен дә сөт акчасының вакытында түләнүе, аның югары бәядән кабул ителүе, бу өлкәдә тәртип булу мөһим.
- Бүгенге көндә район авыллары буенча тугыз шәхси эшмәкәр сөт җыя. Алар белән сөт тапшыручылар арасында килешү кәгазенең проекты эшләнгән. Ул шәхси эшмәкәрләргә таратылган һәм авыл җирлекләренә дә җибәрелгән. Анда күрсәтелгәнчә, сөт тапшыручы сыйфатлы продукция сатарга, җыючы аңа тоткарлыксыз исәп-хисап ясарга тиеш, - диде башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина. - Продукциянең сыйфатсыз булуы проблемасы да күзәтелә. Кайберәүләр, тапшыра торган сөткә су кушып, ялганга бара.
Очрашу азагында Альберт Рәхмәтуллин, халык мәнфәгатен кайгыртып эшләгәннәре өчен, сөт җыючыларга ихлас рәхмәтен ирештерде. Бары тик Олы Урсак, Мөрәле һәм Кошман авылларында сөт җыючы эшмәкәрнең эшчәнлегеннән генә канәгать булмавын белдерде. Район башлыгы сөт җыючылар алдына тапшырган продукцияләре өчен халык белән исәп-хисапны 3 ноябрьдән бер литр өчен 20 сумнан ясарга киңәш итте.
Хәзерге заманда дәүләт шәхси хуҗалыкларга ярдәм кулын суза, терлек асра гына. Тана сатып алучыларга 15 мең, мини- ферма төзергә теләүчеләргә 200 мең сум субсидия бирелә. Сыер асраучылар ел саен 3000 сум күләмендә ярдәм ала. Ә бит элег-рәк бу субсидияләр берсе дә бирелмәгән. Гомер-гомергә күпләп мал асраган авыл халкының абзарында терлекләрнең баш саны кимемәсен өчен сөт җыючылар да тырышырга тиеш. Алар кулай бәя куйса, сыер тотарга теләүчеләр һичшиксез артачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, сөткә бәяләр мониторингына белгечләр атна саен анализ ясый. Бу исә үз чиратында сөткә бәяне арттырып, аны тотрык­лы итеп кенә калмыйча, сыер­ларның баш саны кимемәвенә дә йогынты ясаячак дигән ышаныч уята.

Нет комментариев