Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Донецк Республикасыннан Кайбыч районына эвакуацияләнгән гаиләгә һәркем ярдәм кулы суза ала

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концертында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланыр алдыннан, республика җитәкчесе, Украина территориясендәге вәзгыятькә аңлатма биреп, болай диде: “Татарстанлыларга, бердәм булып, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына ярдәм итү өчен махсус хәрби операция үткәрү турындагы карарны хупларга кирәк”.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кушуы буенча, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова шушы араларда гына Донецк Республикасыннан күченеп кайткан әлеге гаиләнең хәлен белеп кайтты. Аның белән бергә социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева, мәгариф бүлеге белгече Агния Шоркина, Олы Подберезье мәктәбе педагогы Елена Овечкина, авыл җирлеге секретаре Юлия Пыгина да килде. Ирина Загарий тугыз һәм ике яшьләрендәге ике баласы белән Горловка шәһәреннән эвакуацияләнгән. Соңгы арада бу шәһәрнең исеме күп кешенең телендә. Андагы вакыйгалар турында телевидениенең үзәк каналлары еш сөйли. Гаиләнең нәкъ менә Олы Подберезье авылына кайтуы очраклы гына түгел. Биредә аларның туганнары – улы Владимир белән бергә Людмила Потапова яши. Күченеп кайтырга мәҗбүр булган гаилә вакытлыча аларда тукталган. Хуҗалар ерактагы туганнарын ачык йөз белән каршы алып, үзләренә сыендырган. Людмила Викторовнаның кызы Мария дә туганнан туган сеңлесенә ярдәм кулын сузган: Ростовтан Казанга самолетка билетлар алган, шәһәрдән Олы Подберезьега кайтырга булышлык иткән.
Фәния Фәритовна гаиләнең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуы белән кызыксынды. Социаль ярдәм күрсәтүче оешмаларның телефон номерларын, киңәшләрен бирделәр. Иринаның әнисе узган ел вафат булган. Сөйләшә торгач, аның Олы Подберезьеда йорты калганлыгы да мәгълүм булды. Ләкин ул бүген барып яшәрлек хәлдә түгел, ремонт кирәк.
Хәл белергә килүчеләр Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр, хәйрия акцияләрендә еш катнашучы Гөлия Мотыйгуллина биреп җибәргән азык-төлек, балалар өчен тәм-томнар һәм җиләк-җимешләрне тапшырды.
– Үзебез белән документларны гына алырга мөмкинлек булды. Кием-салым да, башка кирәк-яраклар да Горловкада калды. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт, – диде Ирина Загарий.
Ирина шушы араларда эш кә урнашырга җыена. Бу дүшәм бедән олы улы Олы Подберезье мәктәбендә укый башлады.
Андрей — актив, аралашучан бала. Ул өченче класска укырга килде. Класс җитәкчесе Татьяна Долгова – тәҗрибәле педагог, – диде мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова. – Мәктәп коллективы яңа укучыны үз канаты астына алды, хәзер аның формасы да, дәреслекләре дә, уку әсбаплары да бар.
Ә кечкенә Сашага авылның балалар бакчасында урын тәкъдим ителгән, гариза тапшырганнар инде. Бу көннәрдә сабый шунда йөри башлаячак.
Районыбыз халкы һәрвакыт киң күңелле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Әлеге гаиләгә ярдәм итә дә башладылар инде. "Бердәм Россия" сәяси пар тиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге башкарма секретаре Рушания Лотфуллина партия һәм “Яшь гвардия” штабы исеменнән Загарийларга уку-язу әсбаплары һәм азык-төлек җыелмасы тапшырып кайтты.
Ә изгелек үзеңә игелек булып кире кайта ул. Ярдәмчел булыйк, авыр хәлдәгеләрне ташламыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев