Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлсем Гарәфетдинова, китапханәче, Олы Кайбыч: “Үзем генә белгән каен җиләге аланы бар”

Хәзер табигатьнең иң матур фасылы – җәй, җиләкләр пешеп җиткән вакыт. Каен җиләге, җир җиләге, бакчаларда виктория өлгерде.

 Шушы чорда каен җиләген татып карау ул, мөгаен, һәр кешенең иң зур теләгедер. Каен җиләгенең сихәте бик зур, бер стакан каен җиләге ашаган кеше ел буена җитәрлек витаминны үзенә туплый диләр. Һәр җиләкченең табигатьтә үзе генә белгән урыны бар. Каен җиләге бик нәзберек җиләк, аны эзләп табуы җиңел түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, үзәк китапханә кызларының һәрберсенең үзе генә белә торган урыны бар.
Без ел саен яз башыннан үз урыннарыбызны карап, җиләкнең чәчәк атуын кызыксынып күзәтәбез. Җәй башлану белән аларның тулышып, кызарып пешүен түземсезләнеп көтә башлыйбыз. Менә шул җиләкле чор килеп җитү белән, эш сәгатьләре тәмамлануга, һәрберебез үз җиләк аланыбызга ашыгабыз. Чиләкләрне тутырып өйгә кайту белән иң тәмле кайнатмаларны, компотларны ябып, бер өлешен төеп, шикәр белән бутап туңдырып та кышкылыкка әзерләп куябыз.
Табигатьнең иң татлы, иң тәмле җиләген урман, болыннарга чыгып җыю ул үзенә бертөрле ләззәт бирә. Ул җиләкнең хуш исе, урманның саф һавасыннан үзеңә тагы да күбрәк шифа алып кайтасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев