Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбит мәктәбенә килүчеләр яңартылган уку йортына аяк басты

“Татарстан Республикасында мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт” программасы буенча төзекләндерелгән мәктәпне хәзер танырлык та түгел.

Ремонт өчен федераль һәм республика бюджетыннан 64 миллион 137 мең сум акча бүлеп бирелүе генә дә үзе күп нәрсә турында сөйли. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау чыгышында Хөкүмәтнең мәктәпләргә шулай миллионнарча акча җибәрүләренең максаты авылларны саклап калуны да күздә тотуын әйтте. Әмма укучылар саны гына азрак.Унберенче класска алты укучы килсә, беренче сыйныфка нибары бер генә бала килә. Яңартылган мәктәпнең беренче укучысы – Валерия Семенова. Мәктәпне ремонт программасына кертүдә зур тырышлык куйганы өчен район башлыгына рәхмәт белдерделәр.
Альберт Рәхмәтуллин төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде, рәхмәт хатлары тапшырды. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин укучыларның яхшы билгеләргә генә укуы теләде. Тантаналы линейкада район прокуроры Алмаз Сөләйманов та, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Артур Акрымов һәм башкалар чыгыш ясады. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасыннан тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев