Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта язгы кыр эшләре югары темпларда дәвам итә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 20 апрельгә күрсәтелгән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, районда сабан культуралары барлыгы 7 мең 200 гектар мәйданда чәчелгән.

Бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә. Игенче механизаторларыбыз мең 900 гектарда сабан бодае, 200 гектарда солы, 443 гектарда рапс, 581 гектарда көнбагыш чәчтеләр.
Шул ук вакытта 10 мең 300 гектарда уҗым культураларын (99%), 1 мең 400 гектарда күпьеллыкларны (47%), тукландырырга өлгергәннәр. Уҗым культуралары 1 мең 400, күпьеллыклар 2 900, туңга сөрелгән һәм пар җирләре 12 мең 900 гектарда тырмаланган.
- Көннәрнең коры, явымсыз торуыннан файдаланып, игенчеләр көнне төнгә ялгап эшли. Барлык кыр эш ике сменада оештырылган. “Август-Кайбыч” җәмгыяте аеруча өлгерлек күрсәтә. Анда 14 чәчү комплексы эшли. Бер комплекс тәүлегенә 110 гектарда эш башкара. Димәк, биредә бер тәүлектә 1500 гектарда сабан культуралары чәчәргә өлгерә. Мондый темплар белән эш барса, бәлки 1 Майга районда сабан культураларын чәчү төгәлләнер,- диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов.
Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыкларында да кызу эш чоры, алар да эшкә оешкан төстә кереште.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев