Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.

Комиссия составында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, методистлар, педагоглар, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина бар. Бүген алар Кошман, Олы Урсак, Кече Мәме, Борындык, Колаңгы, Федоровское, Мөрәле, Бәрлебашы, Кече Кайбыч, Арыслан, Багай мәктәпләрендә булды, балалар бакчаларына да керделәр. Яңа уку елына әзерлеккә бәя биргәндә, территорияләрнең һәм биналарның төзеклеге, чисталыгы, тәҗрибә участокларыннан ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланулары, фойе, керү юлларының матурлыгы, Россия һәм Татарстан символларының, флагларның булуы, дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше исәпкә алына. Балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән чараларга – видеокүзәтү камералары, куркынычсызлык сигнализациясе, янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителешкә, террорчылыктан саклануның торышына аерым игътибар бирелә. Мәктәп, балалар бакчаларындагы бөтен кабинетларга да – класс, уен бүлмәләренә, спортзалга, ашханәгә дә керәләр, подвалларны да карыйлар. Барысын да энә күзеннән үткәрүләре бер дә гаҗәп түгел, чөнки болар белем бирүне нәтиҗәле итү, иминлек өчен кирәк. Комиссия үз эшен 15 августта дәвам итәчәк. Барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләрне тикшереп чыканнан соң, нәтиҗә ясала. Алар укытучыларның традицион август киңәшмәсендә игълан ителер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев