Кайбычка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары килде
Көн темасы

Кайбычка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары килде

Кайбычка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков килде. Ул Альберт Рәхмәтуллин белән бергә вертолеттан басуларны карады.

– Өстән яхшырак күренә, кырларыгыз җәйрәп ята, эшкәртелмичә калган басулар күренми. Язгы культураларны чәчү уңышлы төгәлләнгән, уҗымнар да матур гына кү­тәрелеп килә. Хәзерге вакытта чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәш алып барыла. Игеннәргә минераль ашламалар кертеп, көзен мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын, – диде Наил Ринатович игенчеләр хезмәтенә уңай бәя биреп.


Нет комментариев