Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологларының традицион район бәйгесе узды

Багай авылындагы фермада районның иң яхшы сигез савымчысы һәм өч ясалма орлыкландыру технологы һөнәри осталыкта көч сынашты. Аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев сәламләде.

– Биредә иң яхшы терлекчеләр җыелган. Сез барыгыз да үз эшегезнең чын осталары. Ару-талуны белмичә эшлисез. Бүгенге ярыш сезнең өчен аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Барыгызга да уңышлар телим! – диде ул.
Машина белән сыер саву операторлары бәйгесенең узган елгы җиңүчесе, “Август-Кайбыч” җәмгыятенең Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова флаг күтәргәннән соң, конкурс биремнәрен үтәргә керештеләр. Савымчыларның һөнәри осталыгын теоретик белемнәре, савымга санитар әзерлек, аппаратны сүтү һәм җыю, сыер саву процессы, гигиена таләпләренең үтәлешенә карап бәяләделәр. Ясалма орлыкландыру технологлары тест биремнәренә җавап бирде, журналларының тутырылуын тикшерделәр, эш коралларының әзерлеген дә исәпкә алдылар.
Конкурс комиссиясе составында ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Ирек Сабирҗанов, "Туган як-Агро" җәмгыяте зоотехнигы Илзирә Абдрахманова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ветераннары Евгений Баймиев, Илфат Шәрәфиев эшләде.
Савымчылардан Мария Таймасова җиңү яулады. Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исемен горур йөртүче Мария ханымның бу район бәйгесендә алтынчы тапкыр җиңүе. Ул, 2015 елда Түбән Новгород өлкәсендә бөтен Россия күләмендә үткәрелгән машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә икенче урынны яулап, Кайбычны да, Татарстанны да илебезгә таныткан иде. Ясалма орлыкландыру технологлары арасында Юлия Кривова җиңү яулады. Ул да “Август-Кайбыч” җәмгыятенең Хуҗа Хәсән фермасында эшли. Әлеге җәмгыятьнең Багайдагы фермасы ясалма орлыкландыру технологы Людмила Родионова – икенче урында.
Бу бәйгедә өченче тапкыр катнашам. Ясалма орлыкландыру технологы булып эшли башлавыма дүрт ел, - диде Юлия Кривова. – Иң мөһиме җиңү түгел, тәҗрибә уртаклашу дип саныйм. Бүгенгедәй һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу нәкъ менә шундый мөмкинлекне бирә дә.
Савымчылар арасында икенче-өченче урыннарны Багайдан Светлана Гагаева һәм “Туган як-Агро” җәмгыятеннән Лилия Нигъмәтуллина бүлеште.
Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләрен һәм бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
– Сез илебез табыннарын баетуга үзегездән зур өлеш кертәсез, – диде ул. – Үзем дә әлеге өлкәдә эшләгән кеше буларак, терлекчелек тармагындагы хезмәтнең җиңел булмавын яхшы беләм. Матур хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, барыгызга да исәнлек-саулык телим. Бездә зур сөтчелек комплекслары төзелеше көтелә. Киләчәктә күбегез анда эшләрсез дип уйлыйм.
Конкурста катнашучыларны соңыннан чәй табыны артында хөрмәтләделәр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар тутырылган пакетлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев