«Кайбыч таңнары» редакциясе ел хәйриячесе исеменә лаек булды
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "2012 ел хәйриячесе" дигән республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Әлеге зур тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Безнең республикада алтынчы елын үткәрелүче бу бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
- Хәйриячелектә "аз", "күп" дигән төшенчәләр юк, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Без моны югары бәялибез. Башкалар турында кайгыртып, рухи яктан байыйбыз гына, - диде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә җиңүчеләрне котлаганда.

Ул барлык хәйриячеләргә дә чын күңелдән тирән рәхмәтен белдерде. Бу елларда республиканың хәйриячелек фондларына төрле юнәлешләр буенча 17 миллиард сумнан артык акча керһен дә билгеләп узды. 2012 ел нәтиҗәләре буенча гына да эре һәм урта предприятиеләр хәйриячелеккә 4 миллиард сумнан артык акча күчергән.

Җиңүчеләрне "Кече предприятие бизнесы", "Шәхси эшмәкәрләр", "Коммерцияле булмаган оешмалар", "Физик затлар", "Хәйрия фондлары", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Күпьеллык партнерлык өчен" номинацияләрендә билгеләделәр. Күпбалалы гаиләләргә "Зур гаилә" проекты кысаларында яңа машиналар ачкычлары тапшырылды, әниләргә "Мелита" җаваплылыгы чикле җәмгыять затлы туннар бүләк итте. "Ел хәйриячесе" бәйгесенә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм хәйриячеләр, хәйрия ярдәме алучылар чакырылган иде. "2012 ел хәйриячесе" исеменә "Гөбенә"агрофирмасы (директоры Юрий Осипов), "Заволжье" агрофирмасы (директоры Айрат Фатыйхов), Багайдан дүрт баланы үз тәрбиясенә алган Хәмдия һәм Равил Бикчәнтәевлар, "Татмедиа" ААҖенең "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев