Кайбычта контейнерларга чүп-чар өючеләр белән көрәш башланды
Яз җитеп, җир өсте кар юрганын ача башлауга ук җәмгыятебезнең дә чын йөзе "ачыла". Почмак саен аунап ятучы буш шешәләрне, калай банкаларны, шоколад кәгазьләрен, тәмәкедән, чипсы, кириешки ише "кабымлык"лардан бушаган капларны, ерткаланып беткән целлофан пакетларны, конфет тартмаларын күреп, шөкер, райондашларыбыз кышны ач үткәрмәгән, ярыйсы гына тук кышлаган икән дип, сөенеп...
Табигать кочагында ял итәргә беребез дә каршы түгел. Кая ул! Машина багажнигына бәрәңгесен, шашлыгын, кармагын, башка пикник кирәк-ярагын тутырып, ял саен диярлек су буенда арка кыздыру иң яраткан шөгыльләребезнең берсе инде анысы. Әмма үзе артыннан чүп-чарын җыештырып китү генә һәммәбезнең дә көченнән килә торган хезмәт түгел, күрәсең. Елга-күлләр яр буенда адәм заты майтарган мондый "матурлыклар", "бүләкләр" адым саен очрап тора. Мәгънәсезлегебезне, аңсызлыгыбызны, кыргыйлыгыбызны, матурлыкка төкереп каравыбызны раслаучы индикатор болар. Югыйсә, күңелле генә ял иттергәне өчен табигатькә рәхмәт йөзеннән булса да кәгазь ише чүп- чарны яндырып, янмастайларын бер капчыкка тутырып, урам саен диярлек куелган чүп контейнерларына салып китүнең бер авырлыгы да юк ләбаса! Шакшылыкның язгысы гына түгел, әнә шундый җәйгесе, көзгесе дә бар икән шул һәм ул инде бик күп еллар яшәп килә... Әле республикада санитария-чисталык айлыгы рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, Кайбычта инде бу юнәлештә эш башланды. Шушы атнада административ комиссия әгъзалары күңелсез күренешкә тап булды - район үзәгендәге Чишмәле урамына куелган чүп контейнеры янына агач ботаклары өелгән. Бер йорт хуҗасы бакчасын тәртипкә китерү эшенә керешкән, күрәсең. Киселгән ботакларны да, кая куярга икән, дип баш ватмаган. Әнә ич, контейнер янына чыгарып ташлыйсың да, коммуналь хуҗалыкның чүп түгүче машинасы төяп алып китәр әле, янәсе. Әмма чисталык, тәртип яратучы әлеге йорт хуҗалары мондый кыланышлары өчен җавап бирәчәкләре хакында исләреннән чыгарган, ахры. Административ комиссия әгъзалары, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе, Олы Кайбыч авыл җирлеге хезмәткәрләре, полициянең участок инспекторы, урынга барып, чүп түгүчегә бу гамәлнең тиешле кысаларга сыймавын аңлатты. Йорт хуҗаларына карата административ беркетмә төзелде. Мондый күренеш Олы Кайбычта узган елларда да күзәтелде һәм аңа ничек тә чик куясы иде.
.jpg)
Һәр ел саен әлеге ел фасылларына аяк басканда газета битләрендә, телевидение экраннарында чисталык, тәртип турында, халыкны әйләнә-тирәбездәге чисталыкны сакларга өндәгән нотыклар дөнья күрә. Аз гына булса да оялмасмы кешелек, намусы уянмасмы, янәсе. Ләкин... Юк шул. Үзгәрергә генә теләмибез. Юл буйларындагы чүп калдыклары, пластик шешәләр, кәгазь кисәкләре чын йөзебезнең нинди икәнлеген күрсәтә. Мәктәптә укыган елларда без дә дәресләрне "тозлый - тозлый" аз чистартмадык ул юл буйларын. Бу эштә сыйныфыбызның стажы шактый! Аның каравы, "хезмәткә өйрәнеп" үстек. Гәрчә безгә шулай аңлаттылар... Бүген дә шакшыларны кечкенә куллары белән капчыкларга тутырып йөрүче, әнә шулай "хезмәт" үрнәгендә тәрбияләнүче укучыларны күргәч, йөрәк сыкрап куя: санитария таләпләренә туры киләме икән әлеге хезмәт?! Соктан, сырадан бушаган шешәсен, туңдырма кәгазен, тәмәке чүбен барган шәпкә генә машина тәрәзәсеннән ыргытучылар тарафыннан сабыйларның әлеге тырышлыгы әллә ни югары бәяләнмидер дә. Әмма оятлары качкан олылар артыннан җыештырып йөрү, ышаныгыз, бер дә рәхәт эш түгел, апа-абыйлар! Яле, шулар урынына үзегезне, балаларыгызны, оныкларыгызны куеп карагыз? Ничек, күз алдына килеп бастымы? Әәә, шул шул менә! Нишләп минем газиз йөрәк җимешем кеше пычрагын җыеп йөрергә тиеш, дисезме? "Не гигиенично!" дип тә өстәп куясыздыр, җитмәсә. Сезнеке генә түгел, башкаларның нарасыйлары да үзләренә бик кадерле шул. Шуңа күрә дә, кулыңдагы кечкенә генә кәнфит кәгазен, тәмәке төпчеген юлга, юл читенә ташларга кулың күтәрелгәнче, уйла, кеше! Бу гамәлең йөзеңне бизәрме?
Узган ел район административ комиссиясе тарафыннан әйләнә-тирә мохитне пычратуга юл кую очраклары буенча 151 административ беркетмә төзелгән. Гаеплеләргә кисәтү ясалган, штраф салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев