Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләр яңа уку елына әзерлекне башлады

Район мәктәпләрендә укулар тәмамланды гына кебек. Шулай да, вакыт бик тиз уза. Җәйге каникулның бер ае инде артта калды. Димәк, яңа уку елына әзерлекне башларга вакыт.

Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин Мәлки зонасындагы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булды. Максатлары – җәйге каникул вакытында әлеге учреждениеләрдә ремонт күләмен билгеләү, нинди төзелеш материаллары алу, эшкә тотыну һәм белем йортларын яңа уку елына өлгертү.
Бу көнне алар Чүти, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ульянково, Надеждино авылларындагы мәктәпләр, балалар бакчаларын карады. Алар биналарны да, мәктәп яны бакчалары белән дә танышты. Шунысын да әйтергә кирәк, күпчелек мәктәпләрдә, бакчаларда косметик ремонтка керешкәннәр дә инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев