Могҗизалы Чыршы бәйрәмендә
Шимбә көнне балалар сәнгать мәктәбе бинасында узган Чыршы бәйрәменә туганнары тәрбиясендә яшәүче балалар һәм республиканың төрле балалар йортларыннан тәрбиягә алынган ятимнәр җыелды.
Урман гүзәле - яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнүче бу балаларга карап, сокланмаган кеше булдымы икән?! Кызларның кайсы ефәк купшы күлмәкләрдән, төрле әкият геройлары булып киенүчеләре дә бар. Малайлар да алардан калышмаган: матур костюмнардан килгәннәр. Районның төрле авылларыннан җыелган балаларны башта "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, бәйрәм кунакларын район башлыгы Җәүдәт Гаффаров исеменнән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны үзләренең җылы ояларына алучыларга тирән рәхмәтен белдерде. Бүгенге көндә безнең районда 13 гаилә балалар йортларында үскән 24 ятимне үз баласыдай күреп тәрбияли. Ә 28 бала опекун гаиләсендә - якыннары тәрбиясендә үсә. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова да аларга эчкерсез тәбрикләүләрен җиткерде. Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре дә биредә иде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, ятимнәргә ярдәм итү - район җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.
Тәбрикләүләрдән соң Яңа ел тамашасы башланып китте. Аны музыкаль-театральләштерелгән тамаша рәвешендә әзерләгәннәр. Балалар үзләре дә Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләде, җырлап-биеп күрсәтте. Капчыгы зур иде бабакайның, бүләкләрне мулдан өләште. Кыш бабай, Кар кызы үзләре дә матурланган: өр-яңа костюмнар кигәннәр. Әкият геройларына охшатып киенеп килгән барлык балаларга да аерым бүләкләр тараттылар. Бәйрәм ахырында исә һәрберсенә тәм-том тутырылган пакетлар өләштеләр. Хуҗа Хәсәннән килгән Любовь Лобурь оныгы Лаураны карап үстерә Ул әлеге чараны оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде.
Чыршы бәйрәмендә катнашучыларны урамда сюрприз көтә иде. Төрле төсле салют аттылар. Яңа ел салюты. Бу җиһанга бәхет өчен туган балаларның барысының да тормышы әнә шундый гүзәл могҗизаларга бай булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев