Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч зиратында узган өмәдә үзбәк дусларыбыз да катнашты

Район үзәгендәге зиратта иртәнге сәгать сигездә үк эшкә керештеләр. Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин җыештырасы участокны күрсәтүгә, бердәм рәвештә җыештыру эшләре башланып китте. Эшне җиңеләйтү өчен сәдакага кергән акча хисабына моторлы пычкылар, чапкычлар сатып алганнар. Алар ярдәмендә ике-өч сәгать эчендә шактый эш башкарырга өлгердек. -Ураза гаетендә бу ялда өмә үткәрүебез турында хәбәр итсәк тә, авыл халкы аз килгән. Шул ук вакытта бездәге зиратларга бернинди дә катнашы булмаган үзбәк егетләре өмәдә катнашты. Алар М12 тизйөрешле автомобиль юлында эшлиләр. Кайбычлылар белән беррәттән эшләделәр, рәхмәт аларга. Әби-бабалары, ата-аналары җирләнгән изге йортны җыештыруга, тәртипкә китерүдә безнекләрнең активлыгы җитеп бетми әле. Өмәләргә еллар буена һаман шул берүк кешеләр йөри. Эш буенча ераклардан килүчеләр андыйларга үрнәк күрсәтә. Игелек җирдә ятмый, диләр бит. Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Игелекле эшләре үзләренә савап булсын, -диде Дамир хәзрәт. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та үз фикерен белдерде. -Ни гаҗәп, өмәдә үзбәк егетләре дә катнашты! Алар 30 апрельдә узачак өмәдә дә катнашачакларын, анда килүчеләргә пылау да пешерергә әзер торуларын әйттеләр. Әйдәгез, өмәдә активлык күрсәтик,- диде ул.

Эшне җиңеләйтү өчен сәдакага кергән акча хисабына моторлы пычкылар, чапкычлар сатып алганнар. Алар ярдәмендә ике-өч сәгать эчендә шактый эш башкарырга өлгердек.
-Ураза гаетендә бу ялда өмә үткәрүебез турында хәбәр итсәк тә, авыл халкы аз килгән. Шул ук вакытта бездәге зиратларга бернинди дә катнашы булмаган үзбәк егетләре өмәдә катнашты. Алар М12 тизйөрешле автомобиль юлында эшлиләр. Кайбычлылар белән беррәттән эшләделәр, рәхмәт аларга. Әби-бабалары, ата-аналары җирләнгән изге йортны җыештыруга, тәртипкә китерүдә безнекләрнең активлыгы җитеп бетми әле. Өмәләргә еллар буена һаман шул берүк кешеләр йөри. Эш буенча ераклардан килүчеләр андыйларга үрнәк күрсәтә. Игелек җирдә ятмый, диләр бит. Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Игелекле эшләре үзләренә савап булсын, -диде Дамир хәзрәт.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та үз фикерен белдерде.
-Ни гаҗәп, өмәдә үзбәк егетләре дә катнашты! Алар 30 апрельдә узачак өмәдә дә катнашачакларын, анда килүчеләргә пылау да пешерергә әзер торуларын әйттеләр. Әйдәгез, өмәдә активлык күрсәтик,- диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев