Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уку алдынгылары - Чыршы бәйрәмендә

Уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашкан, спорт ярышларында югары уңышларга ирешкән укучылар бүген район мәдәният йортына җыелды. Алар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм чарасында районның барлык мәктәпләреннән 120 ләп укучы катнашты. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров кайнар котлады, укуларында, спортта яңадан- яңа уңышлар теләде. Бәйрәм тантанасын "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина алып барды.

Һәр мәктәптән килгән делегатлар республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының уеннарын күрсәтте. Дуслык, бердәмлегебезне ачык чагылдыручы бу уеннарны җыр-биюләр алыштырды. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләрен мулдан алып килгән: уеннарда катнашкан укучыларның барысына да бүләкләр өләштеләр.

Жюри әгъзалары иң кызык, иң үзенчәлекле иң күңелле уеннарны барлап, урыннар билгеләде. Бәрлебашы, Колаңгы, Хуҗа Хәсән, Мөрәле, Кошман, Кече Мәме мәктәпләре укучылары - алдынгы урыннарда. Тырышлыклары өчен бүләкләр дә бирделәр үзләренә. Хәер, алдынгылар, активистларны үзенә җыйган бу Чыршы бәйрәменнән бершү дә бүләксез китмәде, барысына да Яңа ел күчтәнәчләре тараттылар.Соңыннан балалар дискотекада күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме