Зур Подберезье мәктәбе яңара
Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының 1 сентябрьдә танымаслык булып үзгәргән, яңартылган мәктәпкә киләчәкләренә тулы ышаныч бар хәзер.
Мәктәптә уку елы тәмамланырга да өлгермәде, биредә капиталь ремонт эшләре башланып ките. Апас районындагы Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Алтаирь-1" җаваплылыгы чикле җәмгыять төзүчеләре мәктәпне чын мәгънәсендә төзекләндерү мәйданына әйләндергән. Әнә башлангыч класс укучылары белем алучы бүлмәдә иске тәрәзәләрне алып ташлаганнар. Хәзер классларга, коридорга пластик тәрәзәләр куя башлаганнар. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова әйтеп узганча, төзүчеләр алдан барлык тәрәзәләрнең дә үлчәмнәрен алып киткән. Ремонтчылар бригадасы белән инде 1989 елдан бирле мәктәп, сырхауханәләр кебек мөһим социаль обьектлар ремонтлау белән шөгыльләнүче мастер Фаил Зарипов җитәкчелек итә. Мәктәптә укучылар, укытучылар өчен өчен өч санузел булачак, суүткәргеч, канализация үткәрү дә "Алтаирь- 1"гә йөкләнгән. 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә ТР Президенты тәкъдиме белән капиталь ремонт үткәрү буенча кабул ителгән программа үтәлеше аерым контрольдә. Бу мәктәп 1974 елда төзелгән. Кайбыч муниципалитеты җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин да биредә еш була. Дүшәмбе көнне ул мәктәпкә урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Станислав Кириллов белән бергә килде. Район башлыгы ремонтны сыйфатлы итеп үткәрү турындагы фикерен җиткерде. Кайбер проблемалар буенча шунда ук "Алтаирь-1" җитәкчесе Ринат Миначев белән телефон аша элемтәгә кереп, үз тәкъдимнәрен әйтте, киңәшләшеп алды. Фәнзилә Фәһим кызы Альберт Илгизәровичка мәктәпнең икенче канатында урнашкан балалар бакчасында канализация эшләмәвен, берочтан аны да ремонтлатып булмасмы, дигән үтенечен җиткерде. Моның өчен җирле бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп ителәчәк. Мөгаен, мәсьәлә уңай хәл ителер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев