Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Борындыкта беренче класска бер генә укучы керде

Борындык мәктәбендә кызыгып укырлык: чөнки узган елгы капиталь ремонттан соң, анда шартлар яхшырды. Кайчандыр укучыларының күплеге белән башкалардан аерылып торган әлеге мәтәптә бүгеге көндә 35 кенә укучы белем ала. Быел беренче класска да бер генә бала- Резедә Гарәфиева гына керде.

-Аның каравы, әнә күпме запасыгыз бар,- диде ярым шаяру белән Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга ымлап.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спортчы-бадминтончылары белән танылу алган әлеге мәктәпкә яңа уку елында да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев