Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чүтидә беренче класска керүче булмады

Чүти авылы районда чагыштырмача зур авыллардан саналса да, Белем көнендә урта мәктәпкә беренче класска укырга керүче бер генә бала да булмавы көенечле хәл.

Мәктәп директоры Лариса Бухарова мәктәпнең узган уку елында булган уңышларына тукталды, мәктәпкә бирелгән яңа автобус өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, иң яхшы укучыларның әти-әниләренә тырыш, намуслы, тәрбияле балалар үстерүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга яңа уку елы башлану уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты исеменнән Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров иң изге теләкләрен җиткерделәр. Илдар Шакиров Татарстан Президенты, "Ак Барс" банкы, район башлыгы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр белән таныштырды. Укытучыларга, укучыларга яңа уку елында яңа уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев