Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Федоровское мәктәбендә укучыларны милләтләр арасында дус-тату яшәргә өйрәтәләр

Ноябрь башында илебездә һәр елны Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә менә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә әлеге бәйрәмне бишенче ел инде "Дуслык чәчәге" фестивале формасында үткәрәләр.

Мәктәп фойесына килеп керүгә үк, безне төрле халыкларның милли киемнәренә киенгән укучылар каршы алды. Икенче каттагы коридорда Мордва, Удмурт, Яһүд, Лезгин һәм Беларус халыкларының милли ашларыннан күргәзмәләр оештырылган иде. Фестивальдә, кунакларсыз булмый. Шуңа хуҗалар Мөрәле, Колаңгы, Борындык, Кече Мәме төп мәктәпләре вәкилләрен, Ульянково авылының "Рябинушка" фольклор ансамблен чакырганнар. Төрле класслар алда аталган милләтләр турында белешмә, аларның җыр биюләрен әзерләгән. Жюри әгъзалары һәр чыгышка бәя биреп, теркәп бардылар. Кунаклар да буш кул белән килмәгән, аерым бер милләт киемнәреннән киенеп, чыгышлар әзерләгәннәр. Фестивальдән тулырак репортажны газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев