Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч районы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Без быел Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда кебек хис итеп кайттык. Олы Кайбыч мәдәният йортына тантанага җыелган укучыларны танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур...

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Без быел Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда кебек хис итеп кайттык.


Олы Кайбыч мәдәният йортына тантанага җыелган укучыларны танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур күл­мәк­ләрдән, чәчләренә купшы прическалар ясатканнар, ә егетләр һәрвакыттагыча җитди костюм-чалбарлардан. Фотога да төшеп кенә торасылары килә үзләренең, чибәр­ләр, йөзләрендә ягымлы елмаю, барысына да карап кына торырлык, яшьлекләренең иң гүзәл мизгелләре. Шатлыкларын уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре дә, кай­берләренең дәү әни, дәү әтиләре, туганнары да килгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да яшь дуслары арасында.

- Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм, - диде ул чыгарылышларга мө­рә­җәгать итеп. - Әле бер ай элек кенә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, аннан соң бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдыгыз. Сынауларны уңышлы уздыгыз, котлыйм үзегезне. Быел район буенча 11 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады һәм шуның сигезе - Олы Кайбыч мәк­тәбеннән. Сез мо­ның белән горурланырга, укытучылар, ата-аналарыгызга рәхмәтле булырга тиешсез. Үзегез телә­гән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез.

Мәктәп директоры Алия Биккулова да укучыларга киләчәктә гел ак юллар гына теләде. Медаль алучыларны сәхнәгә чакырдылар. Менә алар: Айсылу Бикбова, Илсөяр Рәхмәтуллина, Раилә Гай­фетдинова, Алсу Ганиева, Айзилә Гайнуллина, Гөлинә Зиннурова, Гөлнара Шәрәфиева, Резедә Зиннәтуллина. Резедә берьюлы ике медальгә лаек булды: Россиянекенә һәм Татарстанныкына. Мәгариф бү­леге белгече Марина Русова әйтеп узганча, республика медале БДИда һәр фән­нән 75тән югарырак бал җыючы укучыларга бирелә. Медаль алучыларның өчесе Федоровское мәк­тә­беннән. Катерина Серякова, Алмаз Ти­мер­галиев, Илнур Зәй­нуллин мәктәпне Россия медальләренә тәмамлады.

- Унбер ел вакыт сизелмичә дә узып китте. Бу медаль артында зур тырышлык ята. Барлык классташларыма да бә­хет телим, - диде Айсылу, шатлыгы белән уртаклашып.

- Минем шатлыгымны гади сүзләр белән генә әйтеп бетерлек түгел, - диде тантанага Кече Кайбычтан килгән Мөнширә апа Сафиуллина. - Кызларым Гөлфия белән Илсинәнең балалары - онык­­ларым Алсу белән Айзилә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Кодагыем Сылуҗиһан бе­лән сөенә-сөенә килдек.

- Ә мин 40 ел буена Кече Кайбычта сыер саудым, пенсиягә чыкканыма да өч ел. Кызымны үзем генә үстердем, бик тырышып укыды, сәхнәгә Рәх­мәт хаты алырга менгәч, шатлыгымнан елап ук җибәрдем, - дип сүзгә кушылды Разыя апа Сөнгатуллина.

Мәктәпнең Рәхмәт хатын медаль алучыларның әти-әниләренә тапшырдылар. Барлык ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Фатыйма Бикбова укытучылар коллективына тирән рәхмәтен белдерде. Яшьләрнең ал­дагы тормышы да бү­генгедәй матур булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев