Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычта башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” старт алды

Күптән түгел генә республикабызның 150 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" исемле мәдәни-белем бирү проектыкысаларында мәдәният дәресе үтте. Әлеге проект 2014 елның ноябрендә старт алган иде. Узган ел мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" бүләк ителсә, быел, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча,...

Иске Чәчкаб мәктәбендә үткәрелгән мәдәният дәресендә миңа да катнашырга туры килде. Нәни укучыларыбыз белән "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты һәм көндәлекне ничек дөрес тутыру буенча әңгәмәләр үткәрелде. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итәчәк. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дип ышанасы килә. Форсаттан файдаланып, шушы матур көндәлекләр белән районыбызның барлык укучыларын, укытучыларын, әти- әниләрне районыбыз үзәгендә урнашкан Галия Кайбицкая исемендәге музейга көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев