Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычта һөнәр сайлауга юнәлдерелгән файдалы очрашу үтте

Югары сыйныфка җиткән һәрбер укучы һәм аларның әти-әнисен, мөгаен, нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе уйландыра торгандыр. Моның өчен кайсы уку йортында белем алырга, анда керү һәм уку тәртибе ничек? Көзге каникулның тәүге көнендә унынчы-унберенче сыйныфлар өчен район мәдәният йортында һөнәр сайлау буенча үткәрелгән файдалы очрашуда нәкъ менә шул сорауларга җавап табарга...

Очрашуны район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров алып барды. Ул иң элек бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның аерым нечкәлекләренә тукталды, укучыларның бурычларын һәм хокукларын аңлатты. Шулай ук әлеге төр имтиханнарны тулырак күзалларга ярдәм итүче видеороликлар да күрсәтелде.

- Без сезнең имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызга шикләнмибез. Моның өчен бары тик намус белән тырышып әзерләнергә һәм алган белемнәргә таянырга кирәк, - диде Илдар Шакиров.

Ул шулай ук имтихан тапшырыласы фәннәрне беренче февральгә кадәр сайларга һәм гариза язарга кирәклегенә басым ясады, әлеге срок үткәч фикерне үзгәртү мөкин түгеллеген ассызыклады.

Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да укучыларга алда көткән имтиханнарны бирүдә һәм үзләре теләгән уку йортына керүдә зур уңышлар теләде.

- Башкарган эшегездән канәгатьлек хисе кичерү өчен, әлеге һөнәргә өйрәтүче уку йортын дөрес сайлау зарур, - диде ул үз чыгышында.

Алга таба сүз уку йортлары вәкилләренә бирелде. Казан дәүләт энергетика университеты, икътисад, идарә һәм хокук институты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, күршеләребез Апас аграр көллияте, Буа ветеринария техникумы, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Буа медицина училищесыннан һәм башка уку йортларыннан килүчеләрнең һәрберсе үзләренең уку йорты эшчәнлеген, студент тормышын мавыктыргыч итеп сурәтләгән видеороликлар, белешмәлекләр, кайберләре хәтта концерт номерлары да алып килгәннәр. Кыскасы, укучылар аларны кызыксынып тыңлады. Олы Урсак мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы ЗиләБиктаһирова да очрашуда үзен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап тапкан.

- Минем Казан федераль университетына укырга керәсем килә. Үзем сайлаган белгечлек белән бәйле имтиханнарны да сайладым инде. Дөрес, хәзер интернетта теләсә кайсы уку йорты хакында мәгълүмат бар, ләкин үзем белем алырга хыялланган уку йортыннан килүчеләр чыгышын тыңлагач, миндә анда бару теләге тагын да артты. Рәхмәт, бу очрашуны оештыручыларга, - диде ул.

Бүгенге көндә теге яки бу уку йортын тәмамлап, күңелем ятмый дигән сәбәп белән, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт итүчеләр бихисап. Алда юллар күп, шуның өчен укучылар уку йортын түгел, ә күңелләре теләгән һөнәрне сайласын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев