Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Колаңгы мәктәбе укучылары - “Туган як экологиясе” проектлар конкурсы финалистлары

«Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Туган як экологиясе" проектлар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Бәйгегә йөзгә якын проект килде, алар арасыннан җиде иң яхшысы урынга килеп катнашу этабында яклау өчен сайлап алынды. Финалистлар исемлегенә Казаннан, Зәйдән, Түбән Камадан, Әлмәт, Балтач,...

Безнең районнан финалга чыгучылар - Колаңгы мәктәбенең сигезенче класс укучылары Энҗе Сибгатуллина, Олеся Гурнович һәм Ангелина Федотова. Алар биология, химия, физика укытучысы Зилә Җиһаншина җитәкчелегендә «Безнең җирлектә көнкүреш калдыкларын утильләштерү» дигән темаган проект язган. Хәзер конкурсантларга килеп катнашу этабында яклау үтәргә кирәк, ул 22-24 сентябрьдә «Крутушка» шифаханәсе территориясендә уза. Бу көннәрдә финалистлар командалары өчен Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-эзләнү отряды тарафыннан мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм мәшһүр россияле полярник Владимир Чуков белән очрашу оештырылачак. Килеп катнашу этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк, ул конкурсның төп призын алачак - Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенә (Мәскәү) экскурсия. Икенче һәм өченче урын алган командалар халыкара система буенча акваланг белән суга чумып карау мөмкинлеге алачак.
"Туган як экологиясе" проектлар конкурсы 2017 елның 1 маенда старт алган иде. Ул җәмәгатьчелекнең һәм яшь буынның игътибарын туган якның әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев