Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошман мәктәбендә Белем көне. Фотолар

Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели. Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак.

Кошманда төп мәктәбендә беренче сентябрь линейкасын тантаналы рәвештә мәктәп директоры Ильмас Хәмидуллин ачып җибәрде. Ул барлык килгән ата- аналарны, кунакларны, укучыларны көтеп алынган уку елы башлану белән котлады. Әлеге күркәм бәйрәмдә ветеран укытучылар да катнашты. Укучыларны бәйрәм белән котларга район башлыгы урын-басары Рәмис Хәялиев килгән иде. "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең Кошмандагы филиалы җитәкчесе Ринат Садриев беренче сыйныфка керүче укучыларга бүләк тапшырды. Быел мәктәпкә ике кыз һәм дүрт малай керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев