Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Кайбыч мәктәбендә телләр өйрәтүгә зур игътибар бирелә

Олы Кайбыч урта мәктәбе – 100 еллык тарихы, үз традицияләре булган, күренекле шәхесләрне биргән белем йорты. Бер гасыр дәвамында дистәләгән буын чыгарган мәктәбебез заман таләпләренә туры килерлек белем һәм тәрбия бирә.

Беренче сыйныфтан башлап ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрен укытабыз, икенче сыйныфтан, халыкара аралашу теле буларак, инглиз теле керә башлый. Ике тел җирлегенә өченчесе ятышлы килеп чыга. Бишенче сыйныфтан балаларга милли-рухи мирасыбызны саклаган, Мәрҗаниләр, Ризаэтдин бине Фәхретдиннәр язган иске имля өйрәтәбез. Шулай итеп, укучыларыбыз өчен тиңдәше булмаган полилингваль мохит тудырыла. Мәктәбебездә туган тел – татар телендә белем бирү класс лары ачылды. Аерым фәннәрне, тәрбияви чараларны ана телендә алып барабыз. Дәүләт теле буларак, рус теленә дә игътибар бирелә. Полилингваль мохит балага яхшы үсеш җирлеген хасил итә, табигый сәләтләрен ачу өчен ачкыч ролен үти.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәга риф оешмаларына ярдәм итү» грантын алу өчен конкурс игълан иткән иде. Олы Кайбыч мәктәбе шушы грант иясе булды. 500 мең сумны тәшкил иткән бу акчага мәктәбебезгә бишәр комплект татар һәм рус халык киемнәре, егетләр өчен түбәтәйләр, кызларга калфаклар, өстәл уеннары, курчак театры өчен курчаклар, кабинетлар өчен стендлар, Казан күренеше белән фотообой, башлангыч сыйныфның бер кабинеты өчен 15 парта, кабинетлар өчен ике төсле, аклы-каралы ике принтер, декабрь аенда узган "Туган телем – халык байлыгы" дип исемләнгән республикакүләм фестиваль өчен Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр алынды. Гыйнвар аеннан башлап, декабрьгә кадәр мәктәбебездә туган тел ләргә багышланган төрле дәрәҗәдәге йөзләгән чара үтте.

Алсу ХӘМИДУЛЛИНА,
Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев